Якты юл
  • Рус Тат
  • Юлларда сак булыйк

    Җәйге айларда мототехника иярләүчеләр бермә-бер арта. Билгеле булганча, алар арасында бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләр алу да еш очрый. Газета битләрендә аларның һәрберсе турында диярлек язып, сәбәпләрен аңлатып, саклык чаралары күрү зарурлыгы турында кисәтеп торабыз. Шулай да бәхетсезлек очраклары булып тора, кеше гомерләре өзелә, имгәнеп калучылар да бик соңга калып "аңга килә",...

    27 июльдә мотоциклчы тиешле категориясе булмаган килеш юлга чыккан, тизлекне арттырган, нәтиҗәдә юл буендагы кюветка капланган. Җитмәсә, башында саклагыч шлем да булмаган. Аны авыр җәрәхәтләр белән ЦРБга озатканнар.

    Балалар һәм үсмерләрнең мототехника белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу очраклары ешаю аеруча борчылу тудыра. Кызганычка каршы, быел үлүчеләр дә бар.

    Җәйге чорда дәүләт автоинспекциясе бу төр транспорт чаралары буенча эшне көчәйтә. Бу җәйдә, шушы көнгә идарә итү хокукы булмаган, өстәвенә исерек 200дән артык мотоциклчы тоткарланды, 150дән артык мотоциклчының документлары юк иде. Төрле бозулар аркасында 1000ләп мотоциклны махсус саклау мәйданына алырга туры килде.

    Скутерлар турында берничә сүз. Дәүләт Думасы махсус закон проектын кабул итте. Тиздән ул гамәлгә дә керәчәк. Аның нигезендә скутер яки җиңел квадроцикл (двигатель күләме 50 куб.см) йөртү өчен "М", ягъни "Мопед" категорияле таныклык алырга кирәк булачак. Бу категория гамәлдәге таныклыкта укымыйча, имтихан-фәлән бирмичә генә ачыла. Тик шуны истә тотарга кирәк, скутерга яки мопедка эчкән килеш утырган очракта, йөртүче теләсә кайсы транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

    Балигъ булмаган үсмерләрнең машина юлларында мототехника белән йөрүләре аеруча борчылу тудыра. Белер-белмәс мототехникага утырып, җилдәй очарга яраткан үсмерләр еш кына юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгаралар.

    Кызганычка каршы, ата-аналар балаларына куркыныч "уенчык" алып бирергә яраталар. Аның нинди фаҗигаләргә китерү ихтималы булуын уйлап бетермичә, мопед, төрле скутерлар, квадроцикллар алып бирәләр. Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары тотрыксыз булу гына түгел, йөртүчене саклау дәрәҗәсе дә юк хәлендә. Шуңа күрә егылу яки аз гына бәрелүнең дә куркыныч тудыруы ихтимал.

    Двигатель күләме 50 куб.сантиметрдан артмаган, максималь тизлеге сәгатенә 50 километр булган скутерларны ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәп торасы юк, аны йөртү өчен таныклык таләп ителми, ОСАГО полисының да кирәге юк. Барлык бу факторлар илгә ике тәгәрмәчле әлеге куркыныч уенчыкларның күпләп керүенә сәбәпче булды да һәм, кызганычка каршы, аңа таләп зур. Бу җәһәттән шуны ныгытып искәртәсе килә: РФ юл йөрү кагыйдәләре буенча (кагыйдәнең 24.1 пункты) скутерны бары 16 яшькә җиткән һәм бары мотошлем кигән (24.3нче пункт) кешеләр генә йөртергә хокуклы.

    Велосипедчылар проблемасы да җитди тора. Бер карасаң, хәвефсез транспорт чарасы: тизлеге түбән, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, велоспортка әзерләү дә хуплана. Ләкин велосипедны бары махсус мәйданнарда, стадионнарда һәм ябык ишек алларында кулланганда гына әйбәт. Ә зур юлларда йөрү 14 яшьтән дә кече булмаган (24.1 пункт) үсмерләргә генә рөхсәт ителә. Дөрес, юл йөрү кагыйдәләре 14 яшьтән зур булган үсмерләрне һәм өлкән яшьтәгеләрне ике тәгәрмәчле транспорт чараларында олы юлларда йөрүдән тыймый, әмма бүгенге машиналар ташкынында юлларда велосипедта йөрү - үсмерләр өчен дә, зурларга да куркыныч. Былтыр 7 айда, мәсәлән, республикада велосипедчылар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте булган, 1 кеше үлгән, 64 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Быел исә шул ук чорда 82 юл-транспорт һәлакәте булып, 9 кеше үлгән, 75е төрле җәрәхәтләр алган. Бу саннарның артуы велосипедчыларның автомобиль юлларында тиешле таләпләрне тупас бозуларыннан килә. Велосипедчыларның һәлакәткә дучар булуларының сәбәпләре - тәүлекнең караңгы вакытында күрү начарлану һәм юлның тиешле ягыннан йөрмәү. Шуңа күрә велосипедның алды - яктылык кайтаргыч һәм (караңгы вакытта йөрү өчен) фонарь яки ак төстәге фара, ә арты - яктылык кайтаргыч яки кызыл төстәге фонарь, ян-яклары кызгылт сары яки кызыл төстәге яктылык кайтаргыч белән җиһазланырга тиеш.

    Ә иң мөһиме - юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең үтә җаваплы булулары, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләре кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: