Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтләрендә үлгәннәрне иска алалар

Менә ун елдан артык инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы текъдимебелән юл һәләкәте корбаннарын искә алу көне буларак бипгеләп утелә. Акция 15 нче ноябрьдан 21нче ноябрьга кадәр дәвам итәчәк, аның максаты – юллардагы улем очракларын киметү. Бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача З мең кеше улә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Ел буена үлүчеләр саны 1.3 миллионга һәм җәрәхәтләнеп, инвалид булып калучылар саны 50 миллионга жыела.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә 15-25 яшьлекләрнең гөмерләре аеруча күп өзелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елга юл фажигаләрендә алган травмалар, йөрәк-кан тамырлары һәм яманшеш авыруларыннан кала, үлемгә китеруче өченче төп сәбәп булырга мөмкин.
2018 елның башыннан районның юларында 86 юл-транспорт һәлакәте булган, 12 кеше үлгән, 135 кеше тән җәрәхәте алган. Район буенча ЮХИДИ булеге бу проблемага бик җитди карауны, юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсеннең игътибарлы булуны сорый. Ваемсызлык аркасында өзелгән гомерләрне берничек тә кире кайтарып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев