Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл кырыенда тәгәрмәч алыштырган ир-атны таптаткан

14 сентябрь көнне көндезге сәгать 12.30да Мәскәү - Уфа трассасының 1071нче километрында, Сосновый Бор авылы янында, кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә ягыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ЗАЗ Chance» автомобиле, идарә итүне югалтып, каршы як юл кырыена чыга һәм тәгәрмәч алыштырырга дип туктаган «Лада Приора» машинасының 45...

14 сентябрь көнне көндезге сәгать 12.30да Мәскәү - Уфа трассасының 1071нче километрында, Сосновый Бор авылы янында, кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә ягыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ЗАЗ Chance» автомобиле, идарә итүне югалтып, каршы як юл кырыена чыга һәм тәгәрмәч алыштырырга дип туктаган «Лада Приора» машинасының 45 яшьлек йөртүчесенең өстенә менә. 60 яшьлек ир-ат идарә иткән «ЗАЗ Chance» аннары якындагы баганага бәрелеп туктап кала. «Лада Приора» йөртүчесе алынган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук җан бирә. Икенче машинадагы 66 яшьлек пассажир хатын-кызны һәм 4 яшьлек кыз баланы ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр БСМПга алып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев