Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары имтихан тотты

Узган җомгада Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырыла торган бу чара район укучылары арасында елдан-ел активлаша. Быел Түбән Суыксуга 21 мәктәптән килгәннәр иде. Чарада катнашучылар - мәктәпләрдә эшләүче юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына йөрүче 9-11...

«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсын район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачып җибәрде. Ул район укучыларының бу чарага елдан-ел әзерлеклерәк килүен, республика күләмендәге ярышта да һәр елны беренче унлыкка керүләрен белдерде.
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары районның һәр мәктәбендә эшли. Ике кыз, ике малайдан торган бүгенге командалар «Куркынычсыз тәгәрмәч»тә дүрт «тукталыш»ны үтте, ягъни жюри һәм тамашачылар алдында үзләрен дүрт төрле ярышта сынадылар. Спорт залындагы махсус көйләнгән мәйданчыкта велосипедчы кызлар һәм егетләр фигуралы йөрү күрсәттеләр. Ике яктан фишкалар белән әйләндереп алынган тар һәм борылмалы юлларны бер хатасыз үтүчеләр шактый булды. Бер кабинетта балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча, икенчесендә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теоретик «имтихан» тапшырдылар. Мәктәпнең икенче катындагы коридорда исә яшь инспекторлар үзләрен иҗади яктан сынадылар.
Ахырдан конкурсның һәр төре буенча һәм гомуми команда исәбе буенча урыннар билгеләнде. Фигуралы йөрүдә иң осталары булып Түбән Суыксу велосипедчылары танылды, юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр бордылылар булды, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга Түбән Суыксу командасы иң дөрес итеп җавап бирде, иҗади конкурста исә бәткелеләргә тиңнәр булмады. Гомуми команда исәбендә Түбән Суыксу малайлары һәм кызлары беренче, бордылылар - икенче, Яңа поселогы командасы өченче урынны алды. Җиңүчеләр грамоталар, дипломнар, кубоклар һәм китаплар белән бүләкләнде.
Район күләмендә җиңгән командалар 20 майда Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика конкурсында көчләрен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев