Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукайлылар исерек килеш рульгә утыралар, тизлекне арттыралар һәм ... үләләр

Тизлек режимын сакламау һәм эчкән килеш рульгә утыру аркасында узган шимбә-якшәмбедә район территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләрендә ике машина йөртүченең гомере өзелде, бер пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре белән больницага эләкте. Беренче фаҗига 16 майда Яр Чаллы - Мерәс - Наратлы Кичү юлында кичке сәгать сигездә була. «Хундай Елантра»ның исерек килеш руль артына...

Тизлек режимын сакламау һәм эчкән килеш рульгә утыру аркасында узган шимбә-якшәмбедә район территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләрендә ике машина йөртүченең гомере өзелде, бер пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре белән больницага эләкте.
Беренче фаҗига 16 майда Яр Чаллы - Мерәс - Наратлы Кичү юлында кичке сәгать сигездә була. «Хундай Елантра»ның исерек килеш руль артына утырган йөртүчесе тизлекне арттыра, идарәне югалтып каршы полосага чыга һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Нәтиҗәдә 41 яшьлек пассажир хатын-кызның сәламәтлегенә шактый зыян килә.
Шул ук көнне Яр Чаллы - Водозабор - Яңа поселогы юлында төнге уникенче яртыда фаҗига килеп чыга. Югары тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле идарә итүне югалткан «ВАЗ-21099» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. 32 яшьлек йөртүче урында ук җан бирә.
Өченче һәлакәт якшәмбе көнне иртәнге сәгать җиде тулганда «Прибрежный» бакчачылык ширкәте юлында була. Бу юлы шулай ук тизлеген арттырган «Опель» машинасы металл коймага бәрелә һәм әйләнә. 27 яшьлек йөртүче дүрт сәгатьтән БСМПда үлә. Соңгы һәлакәтләрнең икесендә дә машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешын да такмаган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев