Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтендә бер һәм биш яшьлек ике бала имгәнде

Якшәмбе көнне сәгать 12 тулгач Яр Чаллы - Водозабор юлында «ВАЗ-21093» маркалы ике машина бәрелеште. Һәлакәтнең сәбәпчесе - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ир-ат. 25 ел стажлы машина йөртүче тизлекне тиешледән арттыра һәм, куркыныч борылышта идарә итүне югалтып, каршыга килүче шундый ук автомобильгә бәрелә. Икенче автомобильдә руль артында 29...

Якшәмбе көнне сәгать 12 тулгач Яр Чаллы - Водозабор юлында «ВАЗ-21093» маркалы ике машина бәрелеште. Һәлакәтнең сәбәпчесе - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ир-ат. 25 ел стажлы машина йөртүче тизлекне тиешледән арттыра һәм, куркыныч борылышта идарә итүне югалтып, каршыга килүче шундый ук автомобильгә бәрелә. Икенче автомобильдә руль артында 29 яшьлек хатын-кыз, аның 1 һәм 5 яшьлек ике улы, 65 яшьлек тагын бер хатын-кыз барган була. Ике йөртүче дә, пассажирлар да ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. Бер яшьлек бала баш мие җәрәхәте ала, борын сөяге сына, биш яшьлек малайның күкрәк сөяге имгәнә.

Узган атна азагында Яр Чаллы - Ташкичү юлындагы һәлакәт тә тизлек режимын сакламау һәм шуның нәтиҗәсендә каршы як полосага чыгу аркасында була. Бу юлы «Лада Гранта» һәм «Приора» машиналары бәрелешә. Ике йөртүче төрле җәрәхәтләр белән больницага озатыла. Авариядә гаепле йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ел башыннан җиде мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, икенчесе исә кагыйдәләрне быел бер мәртәбә дә бозмаган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев