Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа кагыйдәләр юллардагы хәлне яхшыртырмы?

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү системасына төзәтмәләр кертү турындагы Федераль Законга Россия Президенты узган атнада кул куйды. Үзгәрешләр 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк.

    Иң беренче, минималь штрафның суммасы күтәрелә. Хәзергә әле ул 100 сум тәшкил итсә, 1 сентябрьдән 500 сум булачак. Тизлек режимын бозучыларга иң аз күләмдәге штраф менә шушы суммада киләчәк. Яңа закон буенча, тизлекне 10 км/сәгатькә арттыручыларга административ җәза каралмаячак. Җаваплылык тизлекне тиешледән 20 км/сәгатькә һәм аннан күбрәккә арттыручыларга гына кагылачак. Тизлекне арттыруга кагылышлы штрафлар күләмен түбәндәге таблицада китерәбез:

    Тизлек тиешледән 20дән 40 км/сәгатькә кадәр артык

    500 сум штраф

    Тизлек тиешледән 40тан 60 км/сәгатькә кадәр артык

    1000нән 1500 сумга кадәр штраф, кагыйдәне бозу кабатланса - 3000 сум штраф

    Тизлек тиешледән 60тан 80 км/сәгатькә кадәр артык

    2000-2500 сум штраф яки транспорт йөртү хокукыннан 4-6 айга мәхрүм итү һәм йөртү таныклыгын алу, кагыйдәне бозу кабатланса - 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү

    Тизлек тиешледән 80 км/сәгатькә һәм аннан күбрәккә артык

    5000 сум штраф яки 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Кагыйдә бозу кабатланса - 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү

    РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән төзәтмәләрендә шулай ук эчкән килеш машина йөртүчеләргә кагылышлылары да бар. Бүген машина йөртүчегә административ җаваплылык янамасын өчен алкоголь куллану дәрәҗәсе нуль промилль булырга тиеш. Ә сентябрь аеннан прибор 0,16 промилль күрсәткәндә генә машина йөртүчеләр җаваплылыкка тартылачак.

    Бүген эчкән килеш руль артына утыручыларга ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Ә 1 сентябрьдән, махсус прибор 0,16 промилль күрсәткән очракта, андыйларның машина йөртүгә хокук бирүче таныклыгын гына алып калмаячаклар, бюджет файдасына 30 мең сум күләмендә штраф та түләттерәчәкләр. Кагыйдә бозу кабатланса, штраф 50 мең сум булачак, машина йөртү таныклыгы 3 елга алыначак. Үз автомобиль руле артына эчкән кешене утыртучыны да шушындый ук җаваплылык көтә.

    Закон шулай ук йөртүгә "вакытлыча рөхсәт бирү"не юкка чыгара. Ягъни машина йөртү таныклыгы кагыйдә бозган көннән түгел, суд карары чыккан көннән алына.

    Юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелегендә машина йөртүченең тизлек режимын сакламавы, шуның аркасында идарә итүне югалтуы һәм эчкән килеш руль артына утыруы гаепле. Мәсәлән, күптән түгел Бәтке авылы янындагы авариядә биш кешенең гомере өзелүендә дә нәкъ менә шулар сәбәпче, дип белдерәләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында да күпме гомерләр өзелә. Әгәр каешны таккан булса, исән калыр иде, дигән үкенечле очраклар бик күп. Әйтергә кирәк, юл йөрү кагыйдәләренең бу өлешен үтәмәүчеләргә дә закон катылана. Каеш такмаучыларга бүгенге 500 сум урынына 1 сентябрьдән 1000 сум, баланы махсус креслода алып бармаучыларга шулай ук 500 сум урынына 3000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Төзәтмәләр кагыйдәләрнең башка өлешләре буенча да административ җаваплылыкны көчәйтүне күздә тота. Үзгәрешләр юлдагы хәлләргә ничек тәэсир итәр, файдага булырмы, әллә зыянгамы - бу мәсьәлә буенча фикерләрен белергә теләп без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

    Шамил Ганиев, район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы:

    - Тизлекне тиешледән 10 км/сәгатькә яки 20 км/сәгатькә арттыруның аермасы бик зур түгел. Бу үзгәрешкә уңай карыйм. Аварияләрнең күпчелеге 40-60 км/сәгатькә арттырганда чыга. Минималь штраф күләмен исә мин әле тагын да күтәрү яклы. Чөнки акчаны кесәсеннән күбрәк чыгару, ни дисәң дә, кешене куркыта, сагайта. Ләкин менә 0,16 промилльне рөхсәт итү бер дә дөрес түгел. Рөхсәт ителә дип, бер стакан сыра эчеп рульгә утырган кешене тагын да алкоголь куллануга тартмас дип кем әйтә ала? Шул бер стакан сыра алга таба үзеңне контрольдә тота алмауга китерә дә инде. Гомумән, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата җаваплылыкны тагын да көчәйтү кирәк. Эчкән килеш рульгә утыручыларга җәза катылану шулай ук дөрес гамәл. Ләкин әле бу гына да аз. Бәтке янындагы авариядән чыгып кына уйлап карагыз, биш кешенең гомерен 30 мең сум акча белән генә бәяләп буламыни?!

    Рәдис Вәсимов, "Татавтодор"ның Яр Чаллы филиалы башлыгы:

    - Үзгәрешләргә мин уңай карыйм. Бүген юлларда элеккеге автомобильләр йөрми. Аларның төзелеше күпкә яңартылган. Техника үсештә, шуңа күрә алардагы куркынычсызлык чаралары да югарырак дәрәҗәдә. Торак пункт эченнән барганда җитмеш һәм сиксән километр/сәгать тизлек арасында сизелерлек аерма юк. Ә менә сиксәннән узган икән, бу очракта, әлбәттә, җитди җәза кирәк. Штраф суммасын арттыруны да дөрес дип саныйм. Дөрес, юл өслегенең төрле урыннары бар. Андый участокларда тиешле юл билгеләре кую мәҗбүри.

    Миләүшә Фәрдиева, медицина хезмәткәре, 18 ел стажлы машина йөртүче:

    - Минемчә, шәһәрдә тизлекнең 80 км/сәгатькә кадәр рөхсәт ителүе аварияләрнең тагын да артуына китерер. Бүген игътибарсыз машина йөртүчеләр белән беррәттән игътибарсыз җәяүлеләр дә күп. Җәяүле юлында, я булмаса, бөтенләй ярамаган урында юлга килеп чыккан кеше янында (Кызганычка, андыйлар да күп. Мин хаклы, ул дөрес урыннан чыкмый дип, аны бәрдереп китеп булмый бит әле!) сәгатенә 80 километр белән барган машина туктап кала алыр дип кем гарантия бирә ала. Минималь штрафның артуына килгәндә, дөрес, күпчелеккә бу яхшы гына тәэсир итәчәк. Ә инде 100 сумны акчага исәпләмәгән кебек, 500 сумны да чутлап тормаучылар да бар. Алар ничек йөргән, шулай дәвам итәчәк. Ә баланы махсус утыргычта йөртү бик кирәк. Ул кагыйдәне кертеп бик дөрес эшләделәр. Ләкин каешны да, креслоны да ЮХИДИ инспекторлары өчен түгел, үз куркынычсызлыгың өчен тагарга кирәк.

    Эльвира Мостафина, район ЗАГС бүлеге башлыгы, машина руле артында 1995 елдан:

    - ЗАГСта без туучылар белән бергә үлүчеләрне дә теркибез. Һәм, кызганычка каршы, юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләр дә бик күп. Бер гаепләре булмаганнарның әле яшисе дә яшисе урында дөньядан китүләрен күреп йөрәк телгәләнә. Мин үзем юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата җәзаларның катылануы яклы. Бездә бит машина йөртү культурасы бөтенләй юк диярлек. Европа илләрендә бу яктан хәл бөтенләй башкача. Нишлисең, кешенең акча янчыгына сугып булса да, тәртип кертергә тырыша хөкүмәт.

    Ә алкогольне 0,16 промилльгә кадәр рөхсәт итү, миңа калса, бөтенләй дөрес түгел. Бу машина йөртүчеләргә иркенәергә җай тудырачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: