Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Үз үлемен үзе эзләгән

Бүген төнге сәгать 2 тулганда юл-патруль хезмәткәрләре исерек килеш «Лада Калина» машинасы янында басып торучы ир-атны шәйләп алалар. Озак та тормый, әлеге ир автомобиленә утырып кузгалып та китә. Инспекторлар махсус сигнал ярдәмендә машина йөртүчегә туктарга кушалар. Ләкин руль артындагы ир-ат аларны тыңларга уйламый. Аннары дежур частька әлеге машинаны куу турында...

Бүген төнге сәгать 2 тулганда юл-патруль хезмәткәрләре исерек килеш «Лада Калина» машинасы янында басып торучы ир-атны шәйләп алалар. Озак та тормый, әлеге ир автомобиленә утырып кузгалып та китә. Инспекторлар махсус сигнал ярдәмендә машина йөртүчегә туктарга кушалар. Ләкин руль артындагы ир-ат аларны тыңларга уйламый. Аннары дежур частька әлеге машинаны куу турында хәбәр бирелә. Яр Чаллы - Водозабор юлының унынчы километрында машина йөртүче идарә итүне югалта һәм юл кырыендагы баганаларга бәрелеп, аска төшеп әйләнә. Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә яшәгән 35 яшьлек йөртүче һәлакәт урынында ук җан бирә. Ярты ел эчендә бу ир-егет юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән өчен бер генә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев