Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында «Игътибар – балалар!» айлыгы башланды

15 августтан һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы старт алды. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җиде ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 302 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 308е тән җәрәхәтләре алган. Районда исә балалар катнашындагы 7 һәлакәт булган, аларда...

15 августтан һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы старт алды. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Җиде ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 302 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 308е тән җәрәхәтләре алган. Районда исә балалар катнашындагы 7 һәлакәт булган, аларда 7 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. Соңгы вакытта җәяүле балалар катнашындагы һәлакәтләрнең арту тенденциясе күзәтелә. Барлык аварияләрнең 52 процентын шундыйлар тәшкил итә.
«Игътибар - балалар!» айлыгы кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртүне аерым контрольгә алачаклар, мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәкләр, җәяүле балаларның кагыйдәләрне үтәвен тикшерәчәкләр һәм башка шундый профилактик чараларга чыгачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев