Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлекне арттыруы тумбага бәрелү белән тәмамланган

Узган шимбә-якшәмбедә район юлларында рәттән өч авария теркәлде. 9 август көнне Яр Чаллы - Мусзавод трассасында төнге сәгать 11 тулганда «ундүртле» машинасына утырган 27 яшьлек ир-ат 49 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Бәхетсезлеккә, хатын-кыз юл аша ярамаган урыннан чыккан була. Баш җәрәхәтләре белән җәяүле больницага озатыла. 10 августта көндезге сәгать 3...

Узган шимбә-якшәмбедә район юлларында рәттән өч авария теркәлде. 9 август көнне Яр Чаллы - Мусзавод трассасында төнге сәгать 11 тулганда «ундүртле» машинасына утырган 27 яшьлек ир-ат 49 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Бәхетсезлеккә, хатын-кыз юл аша ярамаган урыннан чыккан була. Баш җәрәхәтләре белән җәяүле больницага озатыла.

10 августта көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы - Дубки юлында «Гранта» машинасындагы 21 яшьлек егет тизлекне тиешледән арттырып каршы як полосага чыга һәм металл тумбага бәрелә. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, машина йөртүдә нибары ике ел стажлы әлеге егет быел гына да тизлек режимын бозган өчен 14 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булган. Һәлакәт вакытында машинада барган ике пассажир тән җәрәхәтләре ала, икесенең дә башлары яралана, 18 яшьлек кызның умыртка сөяге, 21 яшьлек егетнең кулы сына.
Өченче авария шул ук көнне Яр Чаллы - Зәй трассасының 13нче километрында кичке сәгать 9 тулгач була. «Ундүртле»дә барган Зәйдә яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз юлның борылуы турындагы билгегә игътибар итмичә каршы юнәлештәге полосага кереп китә һәм «Киа Рио» автомобиле белән бәрелешә. 12 ел машина йөртү стажы булган хатын-кыз быел бер мәртәбә дә җаваплылыкка тартылмаган, ләкин бу юлы, күрәчәгенә каршы, юл билгесен шәйләми кала. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» автомобилендәге 53 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм йөртүче үзе каты җәрәхәтләр алалар, «Киа Рио»ның 25 яшьлек йөртүчесенең аягы һәм кулы яралана һәм алар өчесе дә ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев