Тизлек режимын сакламау өч кешене больницага керткән
Яр Чаллы - Зәй трассасының 2нче километрында 1 августта төнге сәгать 11дә юлда ватылып туктап торган прицеплы МАЗ автомобиленә җиденче модель ВАЗ машинасы килеп бәрелә. Авариянең сәбәбе - җиңел машина руле артына утырган 29 яшьлек ир-атның тизлек режимын сакламавы һәм көтмәгән хәл килеп чыкканда шул сәбәпле идарә итүне югалтуы. Саба...
Яр Чаллы - Зәй трассасының 2нче километрында 1 августта төнге сәгать 11дә юлда ватылып туктап торган прицеплы МАЗ автомобиленә җиденче модель ВАЗ машинасы килеп бәрелә. Авариянең сәбәбе - җиңел машина руле артына утырган 29 яшьлек ир-атның тизлек режимын сакламавы һәм көтмәгән хәл килеп чыкканда шул сәбәпле идарә итүне югалтуы. Саба районында яшәүче әлеге ир-ат үзе баш мие җәрәхәтләре ала, аның 21 яшьлек энесенең исә шулай ук баш мие җәрәхәтләре өстенә бот, бил сөякләре сына, 43 яшьлек пассажир хатын-кызның да башына зыян килә, кабыргалары сына, пассажирлар икесе дә шок хәлендә кала. Зыян күрүчеләр барысы да ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев