Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Теләнче Тамак юлында «Ока» машинасы «Тайота Ланд Краузер»ны «бәргән»

30 ноябрьдә көндезге сәгать 3тә Яр Чаллы - Сарман трассасының җиденче километрында «Шевроле Круз» машинасының Теләнче Тамак авылында яшәүче 54 яшьлек йөртүчесе кузгалып киткәндә «ундүртле» автомобиленә бәрелә. Авариядә икенче машинаның 21 яшьлек йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры күпсанлы җитди җәрәхәтләр алып БСМПга озатыла. Мөслим районында яшәүче йөртүче егет тә, пассажир...

30 ноябрьдә көндезге сәгать 3тә Яр Чаллы - Сарман трассасының җиденче километрында «Шевроле Круз» машинасының Теләнче Тамак авылында яшәүче 54 яшьлек йөртүчесе кузгалып киткәндә «ундүртле» автомобиленә бәрелә. Авариядә икенче машинаның 21 яшьлек йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры күпсанлы җитди җәрәхәтләр алып БСМПга озатыла. Мөслим районында яшәүче йөртүче егет тә, пассажир хатын-кыз да куркынычсызлык каешларын эләктергән булалар.

Икенче көнне иртәнге сәгать 6да шушы ук трассаның Теләнче Тамакка борылган урынында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. «Ока» машинасы руле артына утырган 40 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып каршы як полосага чыга һәм «Тайота Ланд Краузер» машинасы белән бәрелешә. «Ока»ның йөртүчесе һәм 25 яшьлек пассажир ир-ат баш мие, тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына җибәрелә.

Шул ук көнне иртәнге 7 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының унтугызынчы километрында юл һәлакәте теркәлә. «Унлы» машинасының Бордыбашта яшәүче 49 яшьлек йөртүчесе төп юлдан килүче «Форд Фокус»ка юл бирми. Нәтиҗәдә гаепле йөртүче төрле җәрәхәтләр белән больницага эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев