Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Скутерчы да гаепле, тракторчы да

Мотоцикллар һәм скутерлар белән бәйле юл һәлакәтләре соңгы көннәрдә еш кабатланып тора. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорап кат-кат мөрәҗәгать итсә дә, күпләр кагыйдәне санга сукмый. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Яр Чаллы - Зәй трассасының 13нче километрында бик куркыныч авария булды. "SUZUKI" мотоциклына утырган...

Мотоцикллар һәм скутерлар белән бәйле юл һәлакәтләре соңгы көннәрдә еш кабатланып тора. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорап кат-кат мөрәҗәгать итсә дә, күпләр кагыйдәне санга сукмый. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Яр Чаллы - Зәй трассасының 13нче километрында бик куркыныч авария булды. "SUZUKI" мотоциклына утырган 37 яшьлек ир-ат тизлекне нык арттырып, идарә итүне югалта һәм әйләнә. Нәтиҗәдә, ул күпләгән тән җәрәхәтләре ала, умыртка сөяген сындыра. 13-15 яшьлек үсмерләр алдын-артын уйламый чаба дибез, ә монда урта яшьтәге ир кеше.

Яр Чаллы - Торнаташ юлында булган һәлакәттә исә балигъ булмаган скутерчы белән бергә аны күрмәгән трактор йөртүче дә гаепле. Скутерны бәрдергән "Беларус 1221"не йөртүче исерек тә булган әле җитмәсә.

Скутерда да, мотоциклда да, машина һәм тракторда да шул ук кешеләр. Бары бер-беребезгә хөрмәт кенә гомерләребезне сакларга ярдәм итәр, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге