Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафларын вакытында түләмәгән тукайлыларны җәзасыз калдырмыйлар

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар буенча агымдагы елның ике аенда район судында 59 эш каралган. Нәтиҗәдә, бурычлыларны 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында 5 карар чыгарылган, 21 әҗәтлегә карата штрафларын икеләтә арттырып түләтергә кушылган, 33 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Бурычларны түләтү буенча район ЮХИДИ...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар буенча агымдагы елның ике аенда район судында 59 эш каралган. Нәтиҗәдә, бурычлыларны 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында 5 карар чыгарылган, 21 әҗәтлегә карата штрафларын икеләтә арттырып түләтергә кушылган, 33 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган.

Бурычларны түләтү буенча район ЮХИДИ бүлеге суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Штрафларын вакытында түләмәүчеләр турындагы мәгълүмат ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең бердәм базасына кертелгән. Хокук бозган машина йөртүчене Россия Федерациясе чикләреннән чыгармау, транспорт чарасын арестка алу кебек җәзалар бүген дә гамәлдә. Алынган транспорт соңрак бурычны каплау өчен файдаланыла.
Кайбер машина йөртүчеләр автомат режимда ачыкланган кагыйдә бозулар турында үзләренә билгеле булмый дип акланалар. Ләкин дәүләт автоинспекциясенең көндәлек эшчәнлеге вакытында транспорт хуҗаларына бу турыда хәбәр ителә, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге. Административ Кодексның 2.6.1 маддәсенә нигезләнеп, транспорт хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла.
ЮХИДИ искә төшерә, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә, штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев