Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Шәхси тракторларның төзеклеген тикшерәләр

Шәхси тракторларны һәм прицепларны куркынычсыз куллануга контрольне көчәйтү максатыннан районда 7 сентябрьдән 25енә кадәр «Шәхси трактор» дигән чара үткәрелә. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре һәм Күзәтчелек идарәсе инспекторлары үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын, йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр. Үзйөрешле машиналар һәм прицеплар гадәттә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып файдаланыла...

Шәхси тракторларны һәм прицепларны куркынычсыз куллануга контрольне көчәйтү максатыннан районда 7 сентябрьдән 25енә кадәр «Шәхси трактор» дигән чара үткәрелә. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре һәм Күзәтчелек идарәсе инспекторлары үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын, йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр.

Үзйөрешле машиналар һәм прицеплар гадәттә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып файдаланыла һәм алар катнашында еш кына һәлакәтләр килеп чыга. Агымдагы елның җиде аенда трактор һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләр гаебе белән республикада 19 һәлакәт теркәлгән, бу узган елдан 46 процентка күбрәк. Аларда 3 кеше үлгән, 21 кеше җәрәхәтләр алган. Август башына республикада 33 меңнән артык шәхси үзйөрешле машина һәм прицеп исәпкә алынган. Техник тикшерүләрдән күренгәнчә, ел саен аларның 50 проценты гына файдалануга рөхсәт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев