Саклык чарасын, иң беренче чиратта, җәяүле үзе күрергә тиеш
Статистикага күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралганы - җәяүлеләрне бәрдерү очраклары. Узган ел район ЮХИДИ бүлеге шундый 21 фаҗигане теркәгән. Һәлакәтләрдә 4 җәяүле үлгән, 18 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Бәхетсезлекләрдән саклану максатыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген тагын бер кат...
Үлемгә китергән очраклар күбесенчә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлгән. Чөнки бу вакытта йөртүчегә юлдагы кешене күрү бик кыен. Кар, яңгыр, томан, аяк астындагы юеш кар боткасы, бозлавык куркынычны тагын да арттыра. Шуның өстенә, җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаса, һәлакәт чыгасын көт тә тор.
Төнлә юлга чыгучы җәяүленең үзен саклауда иң нәтиҗәле чарасы - нәкъ менә өс яки аяк киемендә яктылык кайтаручы элементлар булу. Аларга шәһәрдән яки авылдан читкә чыгучылар аеруча игътибар итәргә тиеш. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар әти-әниләрдән балаларының киемнәренә шундый элементлар беркетүне сорый. Аларны киемнең билдән муенга кадәрге өлешенә ябыштырсаң яхшы. Яктылык кайтаручы элементлар хәзер киемнең үзенә дә тегелә. Шуңа күрә ата-аналар баштан ук шундый киемнәр сатып алсалар яхшы.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да сак булуларын, бер-берсен хөрмәт итүләрен, чит кеше бәласенә игътибарсыз калмауларын, ярдәм итүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев