Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Республикада бер көндә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган ике җәяүленең гомере өзелде

Фаҗигаләр 13 ноябрьдә була. Беренчесе иртәнге сәгать 5 тулгач Лениногорск - Бөгелмә юлында теркәлә. Анда 36 яшьлек ир-ат «ГАЗ-3102» машинасы астына керә. Икенче һәлакәт кичке 5тә Яшел Үзән районында була - анда «ВАЗ-2114» автомобиле 37 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ике очракта да җәяүлеләр урында ук җан бирә. Ун ай эчендә республика...

Фаҗигаләр 13 ноябрьдә була. Беренчесе иртәнге сәгать 5 тулгач Лениногорск - Бөгелмә юлында теркәлә. Анда 36 яшьлек ир-ат «ГАЗ-3102» машинасы астына керә. Икенче һәлакәт кичке 5тә Яшел Үзән районында була - анда «ВАЗ-2114» автомобиле 37 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ике очракта да җәяүлеләр урында ук җан бирә.

Ун ай эчендә республика юлларында җәяүлеләрне бәрдерүнең 1300 очрагы теркәлгән, аларда 132 кеше үлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16га күбрәк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгәннәрнең һәр өченчесе җәяүле булган.

Район территориясендә исә быел ун айда җәяүлеләр катнашындагы 12 һәлакәт теркәлгән, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 8 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Саннар узган елга караганда бераз кимрәк, әлбәттә. Ләкин тынычланырга иртәрәк.

Җәяүлеләрне бәрдерү очракларының 70 проценттан артыграгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Шуны истә тотып, хәзер җәяүлеләргә җирле пункттан читтә йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән булу мәҗбүр итеп куелды. Ләкин ЮХИДИ мондый элементларны җирле пункт эчендә дә кулланырга киңәш итә. Алар җәяүленең машина астында калу куркынычын 65 процентка киметә.

КоАПның 12.29 маддәсе 1 өлеше нигезендә, юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән җәяүлегә 500 сум күләмендә штраф яный. Ел башыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре 200 җәяүлене административ җаваплылыкка тартты, ә участок вәкаләтлеләре исә кагыйдәне үтәмәгән 84 җәяүлене теркәде.

фото www.vpgazeta.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев