Пассажир баланың гомеренә куркыныч янамыймы?
Язгы каникулларда балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 26 март көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус профилактик чара уздырылды. Рейд вакытында балаларны пассажир буларак йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерата игътибар бирелде. Искә төшерәбез, 12 яшькә кадәрге балалар автомобиль салонында махсус утыргычларда алып барылырга тиеш. Рейд вакытында инспекторлар бу кагыйдәне үтәмәүнең ике...
Язгы каникулларда балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 26 март көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус профилактик чара уздырылды. Рейд вакытында балаларны пассажир буларак йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерата игътибар бирелде. Искә төшерәбез, 12 яшькә кадәрге балалар автомобиль салонында махсус утыргычларда алып барылырга тиеш. Рейд вакытында инспекторлар бу кагыйдәне үтәмәүнең ике очрагын теркәделәр. Административ беркетмә төзеп кенә калмадылар, машина йөртүчеләр белән бу темага әңгәмә дә алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев