Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклчы һәм машина йөртүче тукайлыларны сак булырга чакыралар

Һава температурасы җылынуга урамга мотоцикллар чыга башлый. Һәм елның бу чорында гадәттә бу төр транспорт катнашындагы һәлакәтләр дә күп була. Алардан саклану өчен район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы юл хәрәкәтендә катнашучыларга үз киңәшләрен бирә. Мотоциклчыларга: - Кыш көне йөрмәгәнсең икән, күнекмәләрне югалткансың дигән сүз. Шуңа күрә әкрен барудан башларга кирәк....

Һава температурасы җылынуга урамга мотоцикллар чыга башлый. Һәм елның бу чорында гадәттә бу төр транспорт катнашындагы һәлакәтләр дә күп була. Алардан саклану өчен район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы юл хәрәкәтендә катнашучыларга үз киңәшләрен бирә.

Мотоциклчыларга:
- Кыш көне йөрмәгәнсең икән, күнекмәләрне югалткансың дигән сүз. Шуңа күрә әкрен барудан башларга кирәк.
- Беркайчан да алдан баручы транспортны уң яктан узма - шундый маневрлар вакытында күп мотоциклчыларның гомере өзелде инде.
- Йөрү күнекмәләрен ишегалдында кабатла. Дөрес итеп егылырга өйрән. Боларны белмичә трассага чыкма.
- Һәрвакыт тулысынча саклый алырлык киемнәр ки.
- Исеңдә тот: бөкедә ике полосаны аерып торучы сызыктан бару үлемгә китерергә мөмкин булган бик куркыныч гамәл.
- Яшел ут кабынмас борын алга «очу», я булмаса сары утта чыгып калырга ашыгу шулай ук бик куркыныч. Син машина түгел, автомобиль йөртүчеләр шәйләми дә калырга мөмкиннәр.
- Шәһәр юлларында тизлекне арттыру нык куркыныч. Бу вакытта җәяүлеләрне дә бәрдерергә мөмкинсең. Чөнки алар күп вакытта сине күрмиләр.
Автомобиль йөртүчеләргә:
- Скутерлар гадәттә тротуар белән ике арадагы уң як полосадан йөрергә яраталар - шуңа күрә уң якка борылганда көзгегә күз сал, аннан мотоцикл килмәсен.
- Уңайлы вакытта ике машина арасыннан чыгып китү өчен бөкедә мотоциклчылар машинаның артына яки кырыена терәлеп басалар һәм күренми торган зонада калалар. Аларны күздән югалтмаска тырышыгыз.
- Хәрәкәт полосасын үзгәрткәндә сак булыгыз. Ә туктап ишекне ачканда көзгегә карарга онытмагыз. Киресенчә икән, көзгесез генә түгел, ишексез дә калуыгыз бар. Мотоциклчылар гадәттә терәлеп йөриләр, аларга шулай уңайрак.
- Мотоцикл руле артына яшүсмер утырганын шәйләп аласыз икән, аны әйләнеп үткәнегез яхшы. Чөнки аны барыбер туктата алмаячаксыз, ә фаҗигане булдырмый калачаксыз.
- Мотоциклчы юлда үзен ни дәрәҗәдә җавапсыз тотса да, аны кисеп чыкмагыз яки егылу хәлендә калырга этәрмәгез. Югыйсә, моның ахыры мотоциклчы белән генә түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә мөнәсәбәтләрне ачыклауга китерергә мөмкин. Иң начары - эшнең судка кадәр барып җитүе бар.
Машина йөртүчеме сез, мотоциклчымы - юлда бер-берегезне хөрмәт итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев