Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләрне яңа штраф көтә

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин. «Интертат.ру» МА хәбәр итүенчә, кайбер депутатлар шундый тәкъдимне күтәреп чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проекты әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер....

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин. «Интертат.ру» МА хәбәр итүенчә, кайбер депутатлар шундый тәкъдимне күтәреп чыккан инде.

- Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проекты әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк.

Депутат фикеренчә, чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеген дә кертергә кирәк. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. "Хәзер аны федераль дәрәҗәдә куллану кирәк, - ди проект авторы. - Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә җәзага тартып булыр иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев