Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәтләрнең сәбәбе – тизлекне арттыру

Гыйнварның икенче көнендә Яр Чаллы - Зәй трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль һәм анда баручылар зыян күрде. Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ВАЗ-21096» машинасы, тизлеген арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Икенче машина аннары инерция буенча «ВАЗ-21099»га бәрелә. Авариядә беренче машинаның йөртүчесе, «Лада Гранта»ның ике...

Гыйнварның икенче көнендә Яр Чаллы - Зәй трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль һәм анда баручылар зыян күрде. Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ВАЗ-21096» машинасы, тизлеген арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Икенче машина аннары инерция буенча «ВАЗ-21099»га бәрелә. Авариядә беренче машинаның йөртүчесе, «Лада Гранта»ның ике пассажиры төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алалар.

6 гыйнвар көнне көндезге сәгать 12дә Яр Чаллы - Түбән Кама юлында «Опель Астра» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнде. Аның Казан шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек йөртүчесе кышкы юлда тизлек режимын сакламыйча хәрәкәт итә һәм идарәне югалта. Һәлакәт шул сәбәпле чыга. Сәламәтлегенә шактый зыян алган ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы БСМПга алып китә. Район ЮХИДИ бүлеге юлда йөрүчеләрдән бу көннәрдә аеручы сак булуларын сорый, чөнки кар явып тора, юллар бозлавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев