Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Куркынычсыз тәгәрмәч» җиңүчеләре велосипедлы булды

28 мартта Мәләкәс авылы мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйге быел юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 45 ел тулуга багышлап үткәрелде. Чара районда һәр елны мәгариф идарәсе һәм ЮХИДИ бүлеге белән берлектә уздырыла.

Бәйге балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, аларның юлда травмалар алуын киметү максатларын күздә тотып оештырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый очрашуларда балаларга кагыйдәләрне тагын бер мәртәбә искә төшерәләр, ничек итеп куркыныч хәлләрдә калмаска өйрәтәләр, соңрак яшь инспекторлар белемнәрен үз яшьтәшләре, сыйныфташлары белән уртаклашалар.

Районда яшь инспекторлар отрядлары барлык мәктәпләрдә дә эшләп килә. Быелгы бәйгедә 18 мәктәптән 9-11 яшьлек 72 укучы катнашты.

Чара башында укучыларны район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова сәламләделәр. Алар балаларга үз киңәшләрен бирделәр, һәрберсенең юлда исән-имин йөрүен теләделәр.

Иң яхшылар рәтенә керү өчен яшь инспекторларга дүрт станцияне узарга туры килде. Балалар үзләре турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белү, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынадылар һәм велосипедта йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Мәләкәс мәктәбе командасы алды. Икенче урынга Кече Шилнә, өченче урынга Түбән Суыксу мәктәбенең яшь инспекторлары чыкты. Җиңүчеләргә грамоталар бирелде һәм быел беренче мәртәбә командалар велосипедлар белән бүләкләнде. Беренче урынны алган командага - өч, икенче урынга - ике, өченче урынга бер велосипед тапшырылды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә эшләр үзәге башлыгы Әлфия Шәйдуллина.

Әлфия Шәйдуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев