Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Күрәсең булса...

29 октябрь көнне өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр катнашында район юлларында ике авария теркәлде. Беренче һәлакәт көндезге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - Водозабор юлының җиденче километрында була. "ВАЗ-21074" машинасын йөртүче 69 яшьлек пенсионер ир-ат, тизлекне арттырып, каршы як юнәлештәге полосага чыга һәм руль артына 66 яшьлек йөртүче утырган "Лифан-113300" автомобиле...

29 октябрь көнне өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр катнашында район юлларында ике авария теркәлде.

Беренче һәлакәт көндезге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - Водозабор юлының җиденче километрында була. "ВАЗ-21074" машинасын йөртүче 69 яшьлек пенсионер ир-ат, тизлекне арттырып, каршы як юнәлештәге полосага чыга һәм руль артына 66 яшьлек йөртүче утырган "Лифан-113300" автомобиле белән бәрелешә. Авариядә гаепле ир-атның йөртү стажы 26 ел, кагыйдә бозган өчен быел бер мәртәбә дә җаваплылыкка тартылмаган. Икенчесенең исә машина йөртү стажы 47 ел, шулай ук ел дәвамында кагыйдәләрне бозмыйча гына хәрәкәт иткән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган пенсионерлар икесе дә ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына җибәрелә.

61 яшьлек ир-ат гаебе белән килеп чыккан тагын бер һәлакәт ул көнне Яр Чаллы - Зәй юлында кичке сәгать тугыз тулганда теркәлә. Зәй шәһәрендә яшәүче бу машина йөртүченең стажы 43 ел, юлларда тизлекне арттырган өчен быел 6 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, штрафларын түләп барган. "ВАЗ-21102" машинасында Яр Чаллыдан Зәйгә таба хәрәкәт иткән пенсионер бу юлы да тизлекне шактый арттыра һәм авариядән соң юл кырыенда авып калган "ГАЗ-27042А" машинасына килеп бәрелә. Ә йөк автомобиле исә транспортның төзексезлеге һәм шулай ук йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында аркасында юл кырыена чыгып ян ягына әйләнгән була. Икенче кат булган авариядә "унлы" йөртүчесе тән җәрәхәтләре ала һәм БСМПга озатыла.
Икенче көнне, 30 октябрьдә, Яр Чаллы - Мусабай Завод юлының өченче километрында юл кисешендә "ВАЗ-21074" һәм "ВАЗ-21099" машиналары бәрелешә. Һәлакәт "җиделе" руле артында утырган 43 яшьлек йөртүченең төп юлдан килүче икенче автомобильгә юл бирмәве аркасында чыга. Нәтиҗәдә, гаепле йөртүче дә, "ВАЗ-21099"ның 21 яшьлек йөртүчесе, 37 һәм 18 яшьлек пассажирлары да тән җәрәхәтләре алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев