Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Каршы як юлга чыксаң – уйлап чык

Кыш - юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аеруча саклык сорый торган ел фасылы. Бу чорда һава торышы һәрдаим үзгәреп тора. Бозлавыкта, күз күреме начар булганда (буран, томан, карлы яңгыр) район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында баручылардан бик игътибарлы булуларын, кагыйдәләрне үтәп йөрүләрен сорый. Авыр хәлләр күп очракта каршы юнәлештәге полосага чыгу, тизлекне...

Кыш - юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аеруча саклык сорый торган ел фасылы. Бу чорда һава торышы һәрдаим үзгәреп тора. Бозлавыкта, күз күреме начар булганда (буран, томан, карлы яңгыр) район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында баручылардан бик игътибарлы булуларын, кагыйдәләрне үтәп йөрүләрен сорый.

Авыр хәлләр күп очракта каршы юнәлештәге полосага чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын такмау, балаларны махсус утыргычка утыртмау аркасында килеп чыга. Гыйнварның 11-13ләрендә республиканың Чистай һәм Питрәч районнарында булган аварияләр - уйланырга мәҗбүр итәрлек очраклар. Беренче юл һәлакәте тулы бер гаиләне якты дөньядан алып китте. Дүрт балалы бу гаиләнең өч яшьлек кече кызлары гына исән калды, ул да бик авыр җәрәхәтләр алды. Шунысы шаккатмалы: машинаның арткы утыргычында барган дүрт баланың берсе дә махсус креслода булмаган. Ата-ананың шул дәрәҗәдәге җавапсызлыгыннан чәчләр үрә тора. Җитмәсә, рульдә барган әти кеше буран чыгуына, күз күременең бик начар булуына да карамастан, алдагы йөк машинасын узарга чыга. Ләкин, кызганычка каршы, аңа бу маневрны ахырына кадәр үтәргә насыйп булмый.
Питрәч районындагы авариядә 18-31 яшьлек дүрт кеше һәлакәт урынында ук җан бирде. Бу фаҗигагә инде кагыйдә бозып аларның каршысына чыккан «Газель» машинасы сәбәпче. Шулай итеп бер гаепсез дүрт яшь кешенең гомере өзелде.
Каршы полосага чыгу болай да куркыныч адым, кышкы көннәрдә исә бу маневрны каршыга машина килеп җиткәнче өлгерәсеңә, идарә итүне югалтмаячагыңа бик ышансаң гына башкару мөһим. Районда исә быел ел башыннан шушы сәбәпле ике һәлакәт килеп чыкты. Икесе дә бер участокта - Яр Чаллы - Сарман трассасының 22-23нче километрларында булды. Аларда алты кеше тән җәрәхәтләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев