Каникул чорында 28 җәяүле балага юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен карточка төзелде
Кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Участок вәкаләтлеләре юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 872 очрагын теркәделәр. Балигъ булмаган җәяүлеләргә карата 28 карточка төзелде, алар мәктәпләргә җибәрелде. Балаларын махсус креслода алып бармаган өчен бу чорда 29 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бала катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхетсезлек очракларыннан саклау максатыннан,...
Кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Участок вәкаләтлеләре юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 872 очрагын теркәделәр. Балигъ булмаган җәяүлеләргә карата 28 карточка төзелде, алар мәктәпләргә җибәрелде. Балаларын махсус креслода алып бармаган өчен бу чорда 29 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бала катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Бәхетсезлек очракларыннан саклау максатыннан, каникул вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре коллективлары, әти-әниләр, автотранспорт предриятиеләренең вазифадагы затлары, машина йөртүчеләр һәм укучыларның үзләре белән махсус очрашулар үткәрде, куркынычсызлык темасына әңгәмәләр оештырды, Теләнче Тамак урта мәктәбе укучыларына һәм авылның балалар бакчасына йөрүчеләргә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары тарафыннан яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев