Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Калина» «Рено Дастер»ны юл кырыена этеп төшергән

20 июльдә кичке сәгать дүрт тулганда Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасы белән «Фольксваген Поло» машинасы бәрелешә. Авариядә беренче автомобильнең тиешле дистанцияне сакламыйча хәрәкәт иткән, әле бер еллык кына стажы булган 19 яшьлек йөртүче егет гаепле. Аның аркасында «Фольксваген» руле артында утырган 24 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә...

20 июльдә кичке сәгать дүрт тулганда Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасы белән «Фольксваген Поло» машинасы бәрелешә. Авариядә беренче автомобильнең тиешле дистанцияне сакламыйча хәрәкәт иткән, әле бер еллык кына стажы булган 19 яшьлек йөртүче егет гаепле. Аның аркасында «Фольксваген» руле артында утырган 24 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә шактый зыян килә һәм ул БСМПга эләгә.

22 июльдә Яр Чаллы - Водозабор юлындагы һәлакәттә исә өч кеше тән җәрәхәтләре ала. «Калина» машинасында хәрәкәт итүче 33 яшьлек хатын-кыз төп юлдан баручы «Рено Дастер»га юл бирми, аңа бәрелә. Нәтиҗәдә, икенче автомобиль юл кырыена төшеп китә. Зыян күргән ике йөртүче һәм «Калина»дагы пассажир ир-ат больницага барудан баш тарталар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X