Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозучыларга карата җаваплылык үзгәрә

Ноябрьнең 15еннән административ хокук бозулар турындаг кодекстагы үзгәрешләрне үз эченә алган 307нче Федераль закон гамәлгә керде. Анда юл хәрәкәтенә кагылышлы пунктлар да бар. Бу турыдагы мәгълүматны газета укучыларга район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев җиткерә.

Йөк һәм пассажирлар ташучы техника тахографсыз яки әлеге прибор төзек булмаган килеш юлга чыга икән, хәзер гражданнарга 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф яный.
КоАПның 12.1 маддәсенә кертелгән өстәлмә мопед йөртүчене дә башка төр транспорт чарасын йөртүчегә тиңли һәм җаваплылык та шундый ук булуын искәртә. Мопед теркәлергә һәм дәүләт техник каравын үтәргә тиеш. Бу төр транспорт белән идарә итүче юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә барлык йөртүчеләр кебек үк җаваплылыкка тартыла.
Транспортының номеры сөртелсә яки бозылса, йөртүчене җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Мондый очракта, КоАПның 12.2 маддәсе буенча, 5 мең сумга кадәр штраф яки 1дән 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
12.3 маддәдәге төзәтмәләр буенча, лицензион карточканың булмавы хәзер җаваплылыкка китерми.
Автобус яки такси тукталышыннан, ягъни 5.18 билгесе торган урыннан 15 метрдан якынгарак туктасаң, 1 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешегә хәзер йөрергә вакытлыча рөхсәт итүче документ бирелми. Ә таныклыгын югалтучыга исә бер ай срокка вакытлы таныклык бирелә.
Транспорт чарасының техник карау үтүенә кагылышлы 14.4.1 маддәсенә ике пункт өстәлде. Техник тикшерү узмаган яки тикшерү үткәндә кимчелекләр ачыкланган килеш юлга чыгарга рөхсәт итүче диагностик карта биргән юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Шунысын да әйтергә кирәк, юридик белеме булмаган эшмәкәрләр дә бу очракта юридик зат буларак җавап тота.
КоАПның 20.25 маддәсенә дә үзгәрешләр кертелде. Юл йөрү кагыйдәсен бозу факты автомат режимда эшләүче техник чаралар аша теркәлгән булса, мондый штрафны вакытында түләмәүчеләрне 14 ноябрьдән соң кулга алмаячаклар. Чөнки карар соңга калып килә яки бөтенләй килми. Ягъни машина йөртүче үзенең штрафы бар икәнен белми дә.
Машинаны карау, эвакуация, медицина тикшерүе хәзер шаһитларсыз гына үтә ала. Алар урынына видеоязма кулланыла.
Мәхрүм ителгәннән соң кабат машина йөртү таныклыгы алуда да үзгәрешләр бар. Хәзер праваны алу өчен барлык штрафларны түләп бетерергә кирәк. Шулай ук таныклыкны яңадан алыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне дә тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев