Юл хәрәкәте иминлеге
Кагыйдә үтәмәгәч, тәҗрибәле йөртүчеләр дә бәладән котылып кала алмаганнар
10 май көнне Яр Чаллы - Боерган юлында «ВАЗ-21043» машинасы юл кырыендагы баганаларга бәрелә. Тикшерү барышында шул ачыклана: 56 яшьлек машина йөртүче руль артына эчкән килеш утырган, тизлекне арттырган һәм идарә итүне югалткан. Йөртүче куркынычсызлык каешын да такмаган булган. Төрле җәрәхәтләр алып ул БСМПга озатыла.
13 майда Яр Чаллы -...

13 майда Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының унынчы километрында «ВАЗ-21061» автомобиле руле артына утырган 54 яшьлек хатын-кыз шулай ук идарә итүне югалта һәм каршы юнәлештәге юл кырыена чыгып әйләнә. Ул да күпсанлы җәрәхәтләр белән больницага озатыла. Беренче йөртүченең стажы 38 ел булса, икенчесе 29 ел тимер атны иярләгән.
15 май көнне «ВАЗ-21140» машинасындагы 21 яшьлек егет борылышта куркынычсызлыкны сакламый һәм «СКАНИЯ» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә гаепле йөртүче күпсанлы җәрәхәтләр ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев