Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Инспекторлар балаларга игътибарны арттыра

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан укучыларның көзге каникуллары чорында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре төрле чаралар уздырырга планлаштыра.

Алар мәктәпләргә чыгып, профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, әти-әниләр белән очрашачак. Ата-аналарның үзләренең куркынычсызлык каешларын эләктерүен, балаларын махсус креслога утыртуын тикшерүгә ноябрьнең беренче ункөнлегендә игътибар тагын да көчәячәк, рейдларда шулай ук мотоциклда, мопедта, велосипедта йөрүче үсмерләр, җәяүле балалар күз уңында булачак.
Ә ата-аналарга үз балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору мөһим. Саннарга күз салсак, үткән тугыз ай эчендә республикада балалар катнашындагы 445 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 19 бала үлгән, 467 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Һәлакәткә эләгүчеләрнең иң күбе 7-13 яшьлекләр (49 процент), 7 яшькә кадәргеләр - 28 процентны, 14-16 яшьлекләр 23 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев