Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ике машина да юл кырыена төшеп әйләнгән

Кичә район юлларында ике һәлакәт теркәлде. Сәгать көндезге 2 тулганда Яр Чаллы - Сарман трассасында Мусзавод һәм Ташкичү кисешендә «Шевролет Авео» машинасы төп юлдан килүче «Опель Корса»га юл бирмичә, ике машина да юл кырыена төшеп әйләнә. Беренче автомобильнең 39 яшьлек йөртүчесе, икенчесенең 20 яшьлек йөртүчесе һәм 46 яшьлек пассажиры төрле...

Кичә район юлларында ике һәлакәт теркәлде. Сәгать көндезге 2 тулганда Яр Чаллы - Сарман трассасында Мусзавод һәм Ташкичү кисешендә «Шевролет Авео» машинасы төп юлдан килүче «Опель Корса»га юл бирмичә, ике машина да юл кырыена төшеп әйләнә. Беренче автомобильнең 39 яшьлек йөртүчесе, икенчесенең 20 яшьлек йөртүчесе һәм 46 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алып больницага озатыла.

Икенче авария Мәскәү - Уфа трассасының 1065нче километрында булды. «ВАЗ-21102» машинасын йөртүче 43 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру аркасында идарә итүне югалтып каршы полосага чыга һәм 34 яшьлек хатын-кыз йөрткән «Хундай Гетз»га бәрелә. Автомобильдәгеләр икесе тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев