Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Игътибар – балалар!» айлыгы башлана

Статистик мәгълүматларга караганда, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә җәйге айларда, укучыларның каникуллары вакытында була. Мәсәлән, узган елның июнь-августында республика юлларында шундый 234 һәлакәт теркәлгән. Аларда 5 бала үлгән, 248е тән җәрәхәтләре алган. Быелгы саннарга күз салсак, дүрт айда балалар катнашындагы 135 һәлакәт теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән. Җәрәхәтләнүчеләр саны...

Статистик мәгълүматларга караганда, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә җәйге айларда, укучыларның каникуллары вакытында була. Мәсәлән, узган елның июнь-августында республика юлларында шундый 234 һәлакәт теркәлгән. Аларда 5 бала үлгән, 248е тән җәрәхәтләре алган. Быелгы саннарга күз салсак, дүрт айда балалар катнашындагы 135 һәлакәт теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән. Җәрәхәтләнүчеләр саны да узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8гә арткан. Үлгән балаларның барысы да пассажир булып барганнар. Һәм, гомумән, фаҗигаләрнең күпчелеге автомобильдә барган балалар белән бәйле. Мондый һәлакәтләрдә, нигездә, машина йөртүчеләр гаепле. Балигъ булмаган пассажирның сәламәтлегенә зыян алуы белән бәйле авария быел февраль аенда безнең район территориясендә дә булды. Югары тизлектә хәрәкәт итү аркасында идарә итүне югалткан йөртүче машинада бала баруы турында уйлап та карамаган күрәсең.

Яңа фаҗигаләрне булдырмау, аларны кисәтү максатыннан районда 15 майдан 15 июньгә кадәр «Игътибар - балалар!» айлыгы башлана. Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары балаларның автомобильдә кагыйдәгә туры китереп йөртелүен аерым игътибарга алачаклар, мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге дәресләре үткәрәчәкләр, уку биналары янында тикшерү көчәячәк, шулай ук балаларны мәктәп автобусларында йөртү инспекторларның күз уңында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев