Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Эчкән килеш рульгә утыручылар ял көннәрендә аеруча күп

Агымдагы елның дүрт аенда районда яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның өчесе эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында чыккан. Әлеге аварияләрдә өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Бакча сезоны ачылгач эчеп руль артына утыручылар саны икеләтә арта, дип белдерәләр район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ бүлегендә. Исерек хәлдә машина...

Агымдагы елның дүрт аенда районда яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның өчесе эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында чыккан. Әлеге аварияләрдә өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Бакча сезоны ачылгач эчеп руль артына утыручылар саны икеләтә арта, дип белдерәләр район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ бүлегендә. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр җомга-якшәмбедә һәм бәйрәм көннәрендә аеруча күп була. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ялларда һәм бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары рейдларга чыгалар. Аларда эчкән килеш машина йөртүчеләрне ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә. Бүгенгә шундый 40тан артык рейд оештырылган, мондый чара киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев