Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Эчкән килеш машина йөртүчеләрнең күпчелеге 18-30 яшьлекләр

Руль артына эчкән килеш утыру юл һәлакәтләрендә төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә һәм еш кына машина йөртүчеләр һәм пассажирлар авыр җәрәхәтләр ала. Һәр ел саен Россия юлларында исерек машина йөртүчеләр аркасында 2000нән артык кеше үлә, Татарстанда андыйлар 80ләп була. Шунысын да әйтергә кирәк, аварияләрдә эчеп руль артына утыручылар гына...

Руль артына эчкән килеш утыру юл һәлакәтләрендә төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә һәм еш кына машина йөртүчеләр һәм пассажирлар авыр җәрәхәтләр ала. Һәр ел саен Россия юлларында исерек машина йөртүчеләр аркасында 2000нән артык кеше үлә, Татарстанда андыйлар 80ләп була. Шунысын да әйтергә кирәк, аварияләрдә эчеп руль артына утыручылар гына түгел, исерек килеш юлга чыккан җәяүлеләр дә сәбәпче була. Узган ел җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрнең һәр унынчысы исерекләр аркасында килеп чыкты.

Республикада узган ел эчкән килеш рульгә утыручылар барлык машина йөртүчеләрнең 2-3 процентын тәшкил итте, аварияләрнең 8 проценттан артыгы алар аркасында булды. Бер карасаң, күп тә түгел кебек, ләкин мондый һәлакәтләрдә үлүчеләр саны чиксез югары. Машина йөртүчеләрнең айнык булмавы былтыр 76 кешенең гомере өзелүгә китерде, ягъни барлык үлемнәрнең 12 процентын тәшкил итте. Республикада исерек килеш машина йөртүчеләр арасында 18-30 яшьлекләр аеруча күп. Андыйлар былтыр 10 меңгә якын булды.

Район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторлары 2012 елда исерек килеш рульгә утырган 216 кешене тоткарлады. Кагыйдә бозучыларның 172се машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде, 43е административ арестка тартылды.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне эчкән килеш юлга чыгармас өчен мөмкинлектән килгәннең барын да эшли. Исерекләр юлда туктатып тикшергәндә дә ачыклана, юл һәлакәтләре булганда да. Мондый чаралар вакытында массакүләм мәгълүмат чаралары да җәлеп ителә.

Медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан машина йөртүчеләр дә бар. Узган ел шундый 20 кеше теркәлде.

Руль артына аек килеш кенә утырыгыз. Үзегез өчен дә җаныгыз тыныч булыр, сезнең аркада башкалар гомеренә дә куркыныч янамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге