Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бозлавык дип тормыйлар - һаман чабалар

Соңгы көннәрдә карның күп явуы, шул сәбәпле юлларда бозлавык булуы юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерде. Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә генә дә район юлларында дүрт авария теркәлде, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

7 декабрь көнне иртәнге якта 9 сәгать 30 минутта Яр Чаллы - Минзәлә юлында «ИЖ-2126» машинасын йөртүче кузгалып киткәндә игътибарсызлыгы аркасында ундүртле модель «ВАЗ» белән бәрелешә. Һәлакәттә өч кеше зыян күрә.
Шул ук көнне кичке сәгать 6да Яр Чаллы - Новотроицкое - Комсомолец юлында шулай ук «ундүртле» руле артына утырган 29 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттыру аркасында идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм дүртенче модель «ВАЗ»га бәрелә. Авариядә гаепле хатын-кызның йөртү стажы бер ел, быел юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Икенче машинаның 49 яшьлек йөртүчесе дә, әлеге хатын-кыз да тән җәрәхәтләре алалар, ләкин больницага барудан баш тарталар.
Сәгать 8 туларга 20 минутта Яр Чаллы - Сарман трассасында «Приора» белән «Форд Фокус» бәрелешә. Авариядә тизлеген арттыру аркасында идарә итүне югалткан «Приора» йөртүчесе гаепле.
Якшәмбе, 8 декабрьдә, сәгать 11.30да Яр Чаллы - Сарман юлында дүртенче километрда тагын бер авария теркәлә. Бу юлы да һәлакәт килеп чыгуга унөчле модель «ВАЗ» руле артына утырган 23 яшьлек хатын-кызның тизлекне арттыруы сәбәпче була. Ул идарә итүне югалтып каршыга килүче «тугызлы»га бәрелә. Һәлакәттә гаепле хатын-кызның машина йөртү стажы дүрт ел, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен быел биш мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, штрафларының берсен дә түләмәгән. «Тугызлы» машинасында утырган сигез яшьлек кыз, авария вакытында уң кулы таеп, шәһәрнең балалар травмотология бүлегенә җибәрелә.
Һава торышы аеруча саклыкны таләп иткән бу көннәрдә машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәләр бер дә комачауламас иде, югыйсә. Үзләре турында борчылмыйлар икән инде, туганнары, якыннары, һәм, ниһаять, алар белән бер юлдан хәрәкәт итүче бер гаепсез башка кешеләр турында уйласыннар иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X