Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында бер көндә өч кеше БСМПга эләкте

2 август көнне төнге сәгать 3тә Яр Чаллы - Мерәс юлының 18нче километрында 37 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Калина» машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Йөртүче тизлекне арттырган һәм дистанция сакламаган була. Нәтиҗәдә, ул үзе дә, 28 яшьлек пассажиры да күптөрле җәрәхәтләр белән БСМПга озатыла. Автомобильдәгеләр икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән...

2 август көнне төнге сәгать 3тә Яр Чаллы - Мерәс юлының 18нче километрында 37 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Калина» машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Йөртүче тизлекне арттырган һәм дистанция сакламаган була. Нәтиҗәдә, ул үзе дә, 28 яшьлек пассажиры да күптөрле җәрәхәтләр белән БСМПга озатыла. Автомобильдәгеләр икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Шул ук көнне сәгать кичке 9 тулгач Яр Чаллы - Сарман юлында тагын бер һәлакәт теркәлә. «Тугызлы»дагы 19 яшьлек егет юл кисешендә сулга борылганда «Isuzu Trooper» машинасына юл бирмичә, аның белән бәрелешә. Җитмәсә, икенче автомобильнең йөртүчесе исерек хәлдә була. «Тугызлы»дагы егет баш мие, күкрәк читлеге җәрәхәтләре алып больницага озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев