Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер көндә дүрт һәлакәт һәм өзелгән ике кеше гомере

Узган якшәмбе көнне район юлларында дүрт һәлакәт теркәлде. Фаҗигаләрдә ике кешенең гомере өзелде. Аварияләрнең барысы да тизлекне тиешледән арттыру һәм транспорт белән идарә итүне югалту аркасында чыккан дип фаразлыйлар ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Беренче һәлакәт турындагы хәбәр таң атканчы ук, төнге сәгать 3 тулганда килә. «Лада Гранта» машинасына утырган Яр Чаллыда яшәүче 21 яшьлек хатын-кызның тизлекне арттыруы юл кырыендагы металл коймага килеп бәрелүенә китерә. Авария Яр Чаллы - «Бумажник» бакчачылык ширкәте юлында була. Машина йөртү стажы бер ел гына булуга карамастан, әлеге хатын-кыз юл йөрү кагыйдәсен бозып 2014 елда гына да дүрт мәртәбә административ җаваплылыкка тартылырга өлгергән булган. Бәхетсезлеккә, бу юлы кыз штрафлар белән генә котылып кала алмаган, сәламәтлегенә шактый зур зыян алган - ике тезеннән аяклары, терсәгеннән кулы сынган. Җитмәсә, куркынычсызлык каешын да такмаган булган.
Көндезге сәгать 11дә Яр Чаллы - «Бытовик» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ-21102» машинасының юл кырыена чыгып әйләнүе турында хәбәр алына. Бу юлы машина йөртүчене инспекторлар урында тота да алмыйлар - ул аннан качарга өлгергән була. Аның пассажиры - Менделеевскида яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз шактый җәрәхәтләр белән БСМПга җибәрелә. Шулай ук Менделеевскида яшәүче 17 ел стажлы 38 яшьлек машина йөртүче ир-ат быел 10 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булган.
Яр Чаллы - Наратлы Кичү юлында 13 сәгать 30 минутта өченче авария теркәлә. «Форд Фокус»тагы 50 яшьлек йөртүче идарә итүне югалтып, башта каршы юнәлештәге полосага чыга, аннары юл кырыена басуга төшеп әйләнә. Быел моңа кадәр кагыйдәләрне үтәп йөргән 32 ел стажлы йөртүченең бу юлы тизлекне арттыруы бик аянычлы тәмамлана - аның пассажиры (46 яшьлек хатын-кыз) алган җәрәхәтләреннән аңына килә алмыйча БСМПда җан бирә.
Кичке 4 тулгач исә ЮХИДИ инспекторларына Яр Чаллыдан «Пихта» бакчачылык ширкәтенә бару юлындагы һәлакәт турындагы хәбәр килеп ирешә. Бу юлы фаҗига корбаны «КАМАЗ-Мастер» автоузышларының танылган спортчысы Илгизәр Мәрдиев була. Катлаулы узышлардан җиңүләр яулап исән-сау кайткан 56 яшьлек ир-атның гомере, кызганычка каршы, квадроцикл белән бетон плитәгә килеп бәрелүдән өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев