Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Автобуслар инспекторларның аерым игътибарында булачак

Пассажир транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен киметү максатыннан 1 октябрьдән 15енә кадәр республикада «Автобус» профилактик чарасы үткәреләчәк. Бу чорда районда пассажирлар ташуны оештыруга игътибар көчәячәк, шулай ук заказ белән эшләүче, шул исәптән башка регионнардан җәлеп ителгән автобуслар ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңыннан читтә калмаячак. Куллану вакыты ун елдан арткан транспорт чаралары...

Пассажир транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен киметү максатыннан 1 октябрьдән 15енә кадәр республикада «Автобус» профилактик чарасы үткәреләчәк. Бу чорда районда пассажирлар ташуны оештыруга игътибар көчәячәк, шулай ук заказ белән эшләүче, шул исәптән башка регионнардан җәлеп ителгән автобуслар ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңыннан читтә калмаячак. Куллану вакыты ун елдан арткан транспорт чаралары исә аерым контрольдә булачак.

Күрелгән чараларга карамастан, пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән чыккан һәлакәтләр кимеми. Агымдагы елның сигез ае эчендә республика территориясендә шундый 107 авария теркәлде, аларда 7 кеше үлде, 147 кеше тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Р. Вильданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев