Аварияләр бераз кимеде, шулай да тынычланырга ярамый
Алты ай эчендә район территориясендәге юлларда 46 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 12 кешенең гомере өзелде, 68 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Ә узган ел бу чорга 65 һәлакәт теркәлеп, аларда 17 кеше үлгән, 104 кеше зыян күргән иде. Чагыштырганда, аварияләр саны 70,7 процентка, үлүчеләр - 70,6, җәрәхәтләнүчеләр 65,4 процентка...
16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл һәлакәтләре быел 1гә артыграк теркәлде. Аларда үлүчеләр юк, 12 бала тән җәрәхәтләре алды.
Исерек килеш рульгә утыручылар аркасында 8 авария булды, узган ел шундый 9 очрак теркәлгән иде. Аларда кеше үлеме булмаса да, 14 кешенең җәрәхәтләр алуына китерде. Узган ел исерек машина йөртүчеләрнең гаебе белән 6 кешенең гомере өзелгән, 15 кеше сәламәтлегенә зыян алган иде. Быел бер очрак юридик затларның транспортын йөртүче аркасында теркәлде.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, шимбә һәм якшәмбе иң аварияле көннәрдән санала. Ә тәүлекнең 12дән 15 сәгатькә, 18дән 21 сәгатькә кадәр арасында аеруча сак йөрү таләп ителә - күңелсез хәлләрнең күпчелеге шушы вакытларда теркәлә.
Һәлакәтләрнең төрләренә килгәндә исә, фаҗигаләр, гадәттә, машиналарның бәрелешүе аркасында килеп чыга. Мәсәлән, быелгы аварияләрнең 29ы шул сәбәпле булды. 9 кеше шундый бәрелешүләр вакытында үлде, 49 кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Монда төп сәбәпләр - тизлек режимын сакламау, ярамаган урында каршы полосага чыгу.
Юл һәлакәтләрен кисәтүдә, тотрыклылылык булдыруда трасса ротасы белән бергә полициянең участок вәкаләтлеләре дә эшли. Бу максаттан һәр атнаны ЮХИДИ бүлеге тарафыннан кисәтү чаралары үткәрелә. Тикшерүләр вакытында исерек килеш машина йөртүчеләрне, ярамаган урында каршы як полосага чыгучыларны ачыклауга игътибар аеруча нык бирелә. Юллардагы хәлләр видеотеркәү җайланмалары аша да һәрдаим күзәтелеп тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 11:10Йокы туймау чиргә сабыштыра... Галимнәр моның организмга ничек йогынты ясавын ачыклаган.8400
-
25 гыйнвар 2021 - 10:09Иртә өлгерсен, дисәң... Гыйнварда помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр якынлаша.9900
-
25 гыйнвар 2021 - 08:10«Тоннель» 27 январьда иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре трасса ротасы белән берлектә «Тоннель» рейдына чыга. Чара Яр Чаллы – Водозабор юлының 2нче километрында үтә.6800
-
24 гыйнвар 2021 - 09:15Прививка – дәүләт хезмәтләре сайты аша! ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга була. Вакциана ясатуга онлайн рәвештә бары тик тору урыны буенча медицина учреждениесенә генә язылырга мөмкин.8200
-
23 гыйнвар 2021 - 12:10Сулыш органнарын саклагыз «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Тукай үзәк дәваханәсе 2021 елның 11 январеннан «Сулыш органнары авыруларын профилактикалау» декадасы үткәрде. Дәваханәнең участок табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сулыш органнарын авыруларын кисәтү буенча үз киңәшләрен бирә.21000
-
23 гыйнвар 2021 - 10:25«Ел укытучысы – 2021» Узган елның декабрь аенда педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.20100
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.69800
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?78500
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.81801
-
23 гыйнвар 2021 - 09:00
-
22 гыйнвар 2021 - 10:20
-
22 гыйнвар 2021 - 10:00
-
24 гыйнвар 2021 - 11:05Гәүһәргә тиң гомерАлмаз – җирдә очрый торган иң нык минерал. Затлы асылташ – бриллиант булсын өчен аны шомартырга, осталык белән мең балкышлы кырларын ясый белергә кирәк. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Юкка гына алтмыш ел бергә тату гомер иткән парларның туен бриллиант туй дип атамаганнар. Мерәс авылында гомер итүче Рәйсә һәм Равил Мөнәвировлар рухларын-җаннарын асылташтай итеп саклый белгәнгә, күркәм сыйфатларга ия булганга гәүһәр туйларына җиткәннәр.14800
-
23 гыйнвар 2021 - 12:10Сулыш органнарын саклагыз «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Тукай үзәк дәваханәсе 2021 елның 11 январеннан «Сулыш органнары авыруларын профилактикалау» декадасы үткәрде. Дәваханәнең участок табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сулыш органнарын авыруларын кисәтү буенча үз киңәшләрен бирә.21000
-
23 гыйнвар 2021 - 10:25«Ел укытучысы – 2021» Узган елның декабрь аенда педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.20100
-
24 гыйнвар 2021 - 11:05Гәүһәргә тиң гомер Алмаз – җирдә очрый торган иң нык минерал. Затлы асылташ – бриллиант булсын өчен аны шомартырга, осталык белән мең балкышлы кырларын ясый белергә кирәк. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Юкка гына алтмыш ел бергә тату гомер иткән парларның туен бриллиант туй дип атамаганнар. Мерәс авылында гомер итүче Рәйсә һәм Равил Мөнәвировлар рухларын-җаннарын асылташтай итеп саклый белгәнгә, күркәм сыйфатларга ия булганга гәүһәр туйларына җиткәннәр.14800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика