Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Авариядә биш кеше үлде

28 июль көнне иртәнге сәгать 5 тулганда Круглое Поле белән Бәтке авыллары арасындагы юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде.

Үлүчеләрнең дүртесе - яшьләр, берсе - 1952 елгы ир-ат. Яр Чаллыдан Бәткегә кайтучы "Лада-Калина" машинасы зур тизлектә чаба һәм каршындагы җәяүлене абайларга өлгерә алмый кала. Аны бәрдереп, машина юл кырыена төшә һәм әйләнә.

Руль артына утырган 27 яшьлек егет узган елның ноябрендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе буенча, ягъни эчкән килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Машинасы төзек булмаган килеш юлга чыккан өчен һәм шуның өстенә автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырган өчен 2013 елда тагын ике мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук тизлеген арттырып, бу машина биш тапкыр камерага да эләккән.

Пассажирларның өчесе дә кызлар була. Яр Чаллыда яшәгән, әле тугызынчы сыйныфны гына тәмамларга өлгергән 15 яшьлек кыз һәм Бәткедә яшәгән 17 яшьлек кыз машина йөртүче белән бергә фаҗига урынында ук җан бирә. Круглое Поледа яшәгән 16 яшьлек кыз алынган җәрәхәтләреннән дүрт сәгатьтән соң БСМПда үлә. Шулай ук табиблар җәяүленең дә гомерен саклап кала алмый. Ул да иртәнге якта ук больницада үлә.

Руль артындагы егетнең дә, кызларның да куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән була. Әгәр яшьләр бу кагыйдәне үтәгән булсалар, бәлки, корбаннар бу кадәр үк булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге