Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ашыгуы әнисенең һәм сеңлесенең тән җәрәхәтләре алуына китергән

Кичә Яр Чаллы - Сарман трассасының 29нчы километрында, Яңа Бүләк авылы борылышы тирәсендә, ике җиңел машина бәрелеште. Һәлакәттә бер гаепсез дүрт кеше зыян күрде. Алар арасында алты яшьлек бала да бар.

Авария тәүлекнең якты вакытында - көндезге сәгать уникенче яртыда була. Яр Чаллыдан Сарманга таба хәрәкәт итүче «ВАЗ-21093» машинасы юлның тау төшә торган, күз күреме чикләнгән урынында алдагы машинаны узам дип каршы як юнәлештәге полосага чыга. Кызганычка, таудан менеп килүче «ВАЗ-21144» автомобиле аның белән бәрелешүдән сакланып кала алмый. «ВАЗ-21093» руле артына утырган 19 яшьлек егетнең машина йөртү хокукы бирүче таныклык алганына әле 11 ай гына була. Зеленодольск шәһәрендә яшәүче бу егет «Светофор» дип аталган автомәктәптә машина йөртергә өйрәнгән. Шулай да рульгә утырган кыска гына вакыт эчендә инде өч мәртәбә административ җаваплылыкка тартылырга өлгергән. Аларның икесе куркынычсызлык каешын эләктермәгәнгә булса (өйрәнчек кенә булуына карамастан, каеш такмый йөрергә дә булдырган), бер штрафы ярамаган урында каршы полосага чыккан өчен язылган. Бу юлы да егет узарга ярамавын белдерүче юл билгесен санга сугып тормаган, тизлекне чикләүче билгегә дә игътибар итүне кирәк санамаган.
Нәтиҗәдә, «ВАЗ-21093» машинасының арткы утыргычында барган ике кеше - машина йөртүченең 41 яшьлек әнисе, 6 яшьлек сеңлесе һәм «ВАЗ-21144» автомобилен йөртүче 51 яшьлек ир-ат, аның 50 яшьлек хатыны тән җәрәхәтләре ала һәм БСМПга озатыла. Ике машинаның да алгы өлешләре тулысынча җимерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев