Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

33 яшьлек ир-ат үлгән, 77 яшьлек бабай больницага эләккән

7 сентябрь көнне иртәнге сәгать җиде тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлындагы һәлакәттә 33 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Яр Чаллыда яшәгән әлеге ир-ат «Рено» автомобилендә була. Машина йөртү хокукы бирүче таныклыксыз руль артына утырган, шуның өстенә тизлек режимын саклау турында да уйламаган ир-егет. Идарә итүне югалтып, ул каршы...

7 сентябрь көнне иртәнге сәгать җиде тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлындагы һәлакәттә 33 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Яр Чаллыда яшәгән әлеге ир-ат «Рено» автомобилендә була. Машина йөртү хокукы бирүче таныклыксыз руль артына утырган, шуның өстенә тизлек режимын саклау турында да уйламаган ир-егет. Идарә итүне югалтып, ул каршы як полосага чыга һәм «Киа» автомобиле белән бәрелешә. Икенче машинаның төрле җәрәхәтләр алган 77 яшьлек йөртүчесе БСМПга озатыла.

Шул ук көнне Яр Чаллы - Борды юлының бишенче километрында «ундүртле» белән «Лада Калина» бәрелешә. Беренче машина руле артында утырган, әле йөртү стажы бер ел гына булган 28 яшьлек хатын-кыз юл кисешендә каршы юнәлештәге полосага килеп чыга һәм «Лада Калина»га бәрелә. Авариядә иң зур зыянны «ундүртле»дә утырган 55 яшьлек пассажир хатын-кыз күрә, ул БСМПга җибәрелә. Ә гаепле йөртүче больницага барудан баш тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев