Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйнетдиновларны хезмәт бизи

«Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш – йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә» – бу сүзләрне бөек Антон Чехов язган. Минемчә, кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу гына җитми. Бәлки эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә дә мөмкин бит әле. Юкка гына татар халкы «Агач – яфрагы, кеше хезмәте белән матур» димәгән.

Безнең Калмия авылында хезмәте белән хөрмәткә лаек булган бик күп гаиләләр яши. Шундыйларның берсе – Филәрит һәм Сәлимә Зәйнетдиновлар. Филәрит абый гомер буе механизатор, Сәлимә апа сыер савучы булып эшләде. Үзләре бик тыйнак, гаиләләре башкаларга үрнәк.
Сәлимә апа гади эшче гаиләсендә туган. Филәрит абый белән кавышканнан соң, үз көчләре белән йорт салып, башка чыкканнар. Бер-бер артлы балалары Илнур, Миләүшә, Илсур туган. Әйтергә кирәк, бүген барысы да югары белемле, тормышта үз юлларын тапкан кешеләр.
Сәлимә апа иртәнге таң йокысын калдырып, һәр иртә сөтлебикәләре янына ашыга иде, ә Филәрит абый һәрвакыт тракторы белән басуда булды.
– Безнең заманда бар эшне кул белән башкардык. Ике гаиләдә дә маллар күп иде. Җәй айларында савымнан кайткач, кул белән печән чабып, ике хуҗалыкка җитәрлек печән әзерли идек, – дип искә төшерә Сәлимә апа авыр хезмәт чорларын. Сәлимә апа, авыр эштән кала, ата-
анасын, урын өстендә яткан апасын карады, хөрмәтләп соңгы юлга озатты.
Әнә шулай матур пар булып, 39 ел инде менә тату гомер итәләр Зәйнетдиновлар. Әле хәзер дә Филәрит абый белән Сәлимә апа хезмәттән башка яши алмыйлар. Кайчан карама, сарайда малкайлары янәшәсендә алар. Бүген ике сыер, ике бозау һәм бик күп итеп кош-корт асрыйлар.Үзләрен генә түгел, тирә-як күршеләрен дә сөт белән тәэмин итеп торалар. 

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА, 
Калмия авылы клубы директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев