Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөя шәһәренә экскурсия белән бардылар

19 сентябрьдә авыл җирлекләрендәге ветераннар советы һәм инвалидлар оешмаларының рәисләре, аның актив әгьзалары, шулай ук президиум һәм ревизион комиссия активистлары Зөя шәһәр-утравына экскурсия белән бардылар. «Барысы бергә Зөягә 40 кеше җыелып киттек. Үземнең монда беренче генә баруым иде. Андагы искиткеч матурлыкка, архитектур корылмаларга карап, сокланып йөрдек. Әле быелдан гына ЮНЕСКО...

19 сентябрьдә авыл җирлекләрендәге ветераннар советы һәм инвалидлар оешмаларының рәисләре, аның актив әгьзалары, шулай ук президиум һәм ревизион комиссия активистлары Зөя шәһәр-утравына экскурсия белән бардылар. «Барысы бергә Зөягә 40 кеше җыелып киттек. Үземнең монда беренче генә баруым иде. Андагы искиткеч матурлыкка, архитектур корылмаларга карап, сокланып йөрдек. Әле быелдан гына ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Успения соборын, Сергиев чиркәвен, Богородица-Успения ир-атлар монастырен, моннан тыш төрле изге иконаларны карадык. Безне төрле җирләр буенча йөрткән, тулы итеп һәрбер архитектур корылманың тарихын сөйләп барган экскурсоводыбыз, КФУ укытучысы Максим Мозаффаровка олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Барыбыз да канәгать калдык», - дип сөйләде безгә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев