Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульләргә – яшел ут

2019 елның көзендә җирлегебездә район башкарма комитеты ярдәме белән үзмәшгульләр ассоциациясе барлыкка килде. Үзмәшгуль кем ул? Бу категория буенча хезмәт куючы гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, аларның тәүге адымнары, уңышлары хакында ассоциация рәисе – яшь эшкуар Эльфат Ринат улы Хәбибрахманов белән сөйләшәбез. 

– Эльфат Ринатович, районда үзмәшгульләр ассоциациясе оешты-руыгызның максаты нидән гыйбарәт?
– Республикада мең-ләгән, безнең район җирлегендә йөзләгән кеше төрле өлкәләрдә үзмәшгульлек белән тормышын алып бара. Алар үз көчләре белән җитештергән товарны сата, халыкка көнкүреш хезмәте һәм башка тармаклар буенча хезмәт күрсәтә. Ассоциация төзелгәнче аларның күпчелеге үзләренә афиша ясамыйча, ягъни күләгәдә хезмәт куйды. Үзмәшгуль булып теркәлү исә салымнан курыкмыйча кәсеп итәргә юл ачты.
Районда үзмәшгульләр ассоциациясен төзү идеясе күңелемдә күптән туган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин ассоциация төзү эшендә булышлык күрсәтте. Без аңа бик рәхмәтле. Хәзер дә аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәбез – һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә. 
Үзмәшгульләрне аралаштыруның һәм берләштерүнең файдалы яклары күп. Үзара тәҗрибә алмашып, бер-берсенә файдалы киңәшләр биреп яшәү бар яклап та отышлы дип саныйм. Бу – үзмәшгульләрнең бизнес масштабын киңәйтү, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүнең барлык чараларында катнашу, җитештергән продукцияне рекламалау һәм клиентлар базасын киңәйтү белән дә бәйле. Тагын мөһим бер аспект – ассоциация булу үзмәшгульләргә грантлар кулланып үз эшен ачарга, бизнесын үстерергә мөмкинлекләр тудыра. 

 – Кемнәр үзмәшгуль булып теркәлә ала? Аларга нинди таләпләр куела?
– Мөстәкыйль (бары тик үзе башкарган) эшчәнлегеннән керем алган кеше; торак йортын (фатирын) арендага бирүче кеше үзмәшгуль булып теркәлә ала. Үзмәшгуль булып теркәлүченең хезмәт килешүе төзелгән эш бирүчесе булмаска тиеш. Үзмәшгуль башка кешене хезмәт килешүе буенча эшкә җәлеп итмәскә, ягъни эшче ялламаска тиеш. 

– Үзмәшгуль булып теркәлүнең нинди файдалы яклары бар? 
– Үзмәшгульлек төрле тармаклар буенча укыту, һөнәри осталыкны күтәрү, шәһәр һәм республика җирлегендә үзмәшгульләр җитеш-тергән продукцияне уңышлы сату буенча тренинглар үткәрергә мөмкинлек бирә. Болар барысы да, үз чиратында, үзмәшгульләрнең конкурентлыкка сәләтен арттыруга китерә һәм клиентлар табарга ярдәм итә.

– Безнең район үз-мәшгульләре ниләр белән шөгыльләнә?
 – Ассоциациягә кергән үзмәшгульләр арасында халыкка парикмахер хезмәте күрсәтүче, хатын-кызларга тырнак һәм керфек ясаучы, төзелеш эшләре башкаручы, камыр ашлары әзерләүче, заказ буенча төрле ашлар пешерүче, репетиторлык белән шөгыльләнүче, көнкүреш техникасын ремонтлаучы, арендага торак йорт (фатир) бирүче, йөк ташу автомобилендә хезмәт күрсәтүче, пассажир йөртүчеләр бар.

 – Үзмәшгуль статусына ия булган кешегә салым түләү буенча нинди дә булса ташламалар каралганмы?
 – Үзмәшгульлек статусы легаль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә. Үзмәшгуль минималь салым түли һәм салым органнарына бернинди дә хисап һәм декларация тапшырмый. 

– Әлеге төр салым режимының асылы нидән гыйбарәт? Бу төр салым кемнәргә карый? 
– Алда әйтеләчәк салым төрләре косметика, юридик, белем бирү өлкәләренә караган хезмәтләр башкаручыларга һәм арендага торак йорт (фатир) бирүчеләргә, төзелешкә кагылышлы хезмәтләргә, төрле чаралар, мероприятиеләр оештыручыларга, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә кагыла. 2019 елдан үзмәшгульләр НДФЛ һәм иминият взносларын түләүдән, шулай ук салым хисабын һәм декларацияне рәсмиләштерүдән азат ителде. Үзмәшгуль айга бер тапкыр һөнәри кереме буенча минималь ставка буенча салым түли. 

– Минималь ставка дигәнегез ничә процент була инде?
– Үзмәшгуль физик затларга хезмәт күрсәтүдән, продукциясен сатудан кергән кеременнән 4 процент түли. Ә инде шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән эшләгәннән кергән табышның 6 процентын түли. 
Шунысын да искәртим, салым түләү процессы хәзерге вакытта күпкә җиңеләйтелде – интернетка кереп «Минем салым» махсус кушымтасы аша бөтен эшне башкарырга була (теркәлү, керемне исәпкә алу, салым түләү һәм чек алу). 

– Эльфат Ринатович, пандемия чорында үзмәшгульләргә дәүләт тарафыннан берәр төрле ярдәм булдымы? 
– Бу чорда хөкүмәт аерым чаралар күрде. Үзмәшгульләрнең 2019 ел өчен түләгән салымы тулысынча кире кайтарылды. 

– Үзмәшгульләргә грантлар алу мөмкинлеге каралганмы?
– Үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес өчен дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмгә дәгъва итә алалар. Бизнес ачу һәм аны үстерү өчен ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм грантлар алу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук кече һәм урта бизнесны ачу һәм үстерү өлкәсенә караган күп кенә дәүләт программаларында да катнаша алалар. Кыскасы, үзмәшгульләргә – яшел ут. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев