«Зөләйха…» нәрсә күрсәтте?
«Россия 1» каналы Гүзәл Яхина әсәре буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» нәфис фильмын күрсәтә башлады. Автор белән беренче әңгәмәдә үк, әлеге әсәрне башта ук сценарий итеп яза башлаганын әйткән иде инде. Шуңа күрә нәфис фильмның барлыкка килүе әллә ни зур яңалык булмады. Китабы зур бәхәс куптарган кебек үк, фильм да гаугалы башланды, хәтта бермәлгә дөньяда котырган үләт чире – таҗвирусны да оныттырды. Ни өчен «Зөләйха күзләрен ача»ны кабул итү авыр? Аның, гомумән, уңай яклары бармы? Сәнгати яктан сериал ни дәрәҗәдә? Без әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.
«Теге як та кабул итми, бу як та…»
Әүвәл «Зөләйха…»ның уңай якларын күргән язучылар фикеренә колак салыйк әле. Әйтик, Ркаил Зәйдулла газетабызның «ВәТ өчпочмак» сәхифәсендә кунакта булганда (әңгәмәнең видеосы – сайтта) романда милләткә каршы тенденция күрмәвен әйткән иде. Аныңча, бу – чеп-чи хатын-кыз романы. Шагыйрь фильмга карата да мөнәсәбәтен белдерде:
– «Күзен ачкан Зөләйха»ны, бигрәк тә аның авторын, кайберәүләр ничек кенә хәкарәтләмәде. Иң зур гаеп – үзе теләп, урыс астына яткан, янәсе. Ә хәзер татар кызларының 40 проценты урыска кияүгә китмиме? Зөләйханың һич югы мотивациясе бар: улын исән-сау үстерәсе килә, аннары бу тоткыннар оясыннан коткарып, олы дөньяга озатасы килә. Ә хәзергеләрнең мотивациясе нинди? Мәхәббәтме? Шулай булгач, авыз кыек булганга көзгегә үпкәләмик.
Биредә уңай герой, кире герой дигән штамплар белән хөкем итәргә ярамый. Әсәрдә уңай геройлар бөтенләй юк! Тормыштагы кебек. Тик аларда кайчак уңай сыйфатлар да күренеп кала. Димәк, өмет бар әле. Кешене шундый җәһәннәм шартларына куеп карагыз: эчтә яткан ерткыч шунда ук калкып чыгачак. Шундый вакытта кеше булып калырга тырышу – менә хикмәт кайда.
Зөләйха – томана авыл хатыны. Аңардан күпне көтәргә ярамый, ләкин аның кем икәнен бер деталь күрсәтә – ул соңгы кисәк ипиен ач балага бирә!
Игнатов – аның өчен ихтыяры чикләнмәгән хуҗа. Зөләйха исә балачактан хуҗага буйсынырга өйрәнгән. Ул хәлләрдән соң йөз ел үтте, без, татар халкы, Зөләйхадан ерак киттекме соң? Җавап ап-ачык. Һәр заманның – үз Зөләйхасы. Иң гыйбрәтлесе, урыслар аны урыска каршы әсәр дип гаепли. Татар хатыны турындагы әсәрнең популярлык алуы аларның эчен пошыра, – диде ул.
Язучы Радмила Хакова да фейсбукта сериалның үзенә кызык булуы турында яза: «Мин фильм татарларны түбәнсетә яки яла яга дип санамыйм. Шулай ук татарларны сайлап алынган һәм изге, каты куллы, надан, көчсез, астыртын кешеләре булмаган милләт дип тә исәпләмим. Әгәр безнең милләт искиткеч чиста һәм моңлы икән, ни өчен алайса безнең төрмәләр буш түгел? Кешенең сыйфатлары аның кайсы милләткә каравына бәйләнмәгән. Бу хакта бәхәсләшү – наданлык».
«Зөләйха…» – бизнес-проект
Драматург Мансур Гыйләҗев фильмны тамашачының аңына йогынты ясый торган бизнес проекты дип атый:
– Режиссура, операторлык эше, артистлар составы буенча көчле фильм. Ләкин безгә аны кабул итү авыр. Чөнки татарлар бигрәк ямьсез күрсәтелә. Татар халкын белмәгән милләт вәкилләре бу фильмнан соң, «бу нинди кыргыйлар» дип әйтер иде. Ә бит сәнгать әсәрендә явызлык янәшәсендә изгелек, караңгылык янында аклык була. Биредә бөтен нәрсә ямьсез! Бер генә яхшы кеше дә юк! Минем күңелем мондый татар дөньясын кабул итә алмый. Ничек инде бөтенесе дә шулкадәр усал була алсын?! Зөләйханы шулкадәр изәр өчен аның нинди гаебе бар соң? Бу миңа аңлашылмый. Зөләйхага карата кимсетүләрдә мин бернинди мантыйк күрмим. Автор коточкыч атмосфераны күрсәтеп, тамашачы игътибарын алды. Бу – тамашачы хисләрендә уйный, игътибарны җәлеп итә торган фильм. Ләкин анда иман да, яхшылык та юк. Чөнки бөтен нәрсә акча эшләүгә корылган.
Журналист, сценарийлар авторы Айсылу Хафизова аны милли кодны бик оста итеп кирегә борган картина дип атады:
– Бу вакыйганы мин игътибарсыз калдыра алмадым. Беренчедән, авторы татар фамилияле һәм әсәр Зөләйха исеме белән аталган. Икенчедән, федераль каналда «Ай, былбылым» җыры яңгырады. Өченчедән, Роза Хәйруллинаның убыр каенанага әверелешен, Чулпан Хамматованың Зөләйханы уйнавын күрәсе килде. Дүртенче сәбәп тә бар, ләкин анысы ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Билгеле булганча, татар әдәбиятында Зөләйха исеме моннан 102 ел элек барлыкка килгән. ХХ гасырның татар милли хәрәкәте идеологы Гаяз Исхакый Идел-Урал төбәгендәге халыкларны көчләп чукындыру сәясәтенең фаҗигале вакыйгалары турындагы әсәрен «Зөләйха» дип атаган. Бу вакыйгалар ире һәм балаларыннан аерып, көчләп чукындырган һәм урыс авылындагы эчкече мужикка кияүгә бирелгән татар хатыны язмышы аша бәян ителә. Роман тышлыгында шушы исемне күргәч, мин аңа, билгеле инде, битараф була алмадым. Һәм авторның әлеге мәдәни кодны кирегә программалаштыру осталыгына хәйран калдым. Әле бит убыр каенана да аңда утыра. Безгә ул Галимҗан Ибраһимовның (шулай ук авторның идеологиясе шикле, ләкин совет чорында башкача булырга да мөмкин түгел иде) «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре аша мәгълүм. Мортаза – «юеш тавык» күзеннән сурәтләнгәнгә, тиран, ана өчен генә ул сәламәт, таза бала. Шулай итеп Зөләйха тиран кулак белән яшәгәндә изелә, ирен атып үтергән Игнатов кулы астында, сөргендә бәхеткә ирешә. Мортаза улына исә төрле милләт вәкилләре тәрбия бирә. Ә инде аякка баскач, «кара крестьян» баласы якты киләчәккә Игнатов фамилиясе астында атлый. Фильм бай килеп чыккан. Күңелгә сары май булып, татар җыры яңгырый. Режиссер Егор Анашкин тәҗрибәле, бөтен нәрсәдә чама хисен тоткан. Карап карыйк, алга таба ни булыр.
Чит илдә яшәүче милләттәшләргә исә бу фильмны карау авыр. Җырчы Җәмилә Низаметдин аны заказ буенча эшләнгән фильм дип атый:
– Мин моны заказ буенча эшләнгән әйбер дип уйлыйм. Чөнки чеченнар турында болай яза алмыйлар. Алар каршы чыгачак, ә татарлар «йота».
Сүз уңаеннан, фильмда катнашкан актерларга да җиңел түгел. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, мәсәлән, беренче сериядән үк фильмга ябырылуларына аптырый.
– Әле бит бернәрсә дә билгеле түгел, нишләп бетереп аталар? Мин фильмны карап бетергәч кенә үз фикеремне әйтәм. Милли мәсьәләләргә бәйләүне дә аңлап бетермим, – диде ул.
Үпкә төбендә ни ята?
Бу фильмга мөнәсәбәт, ике икең дүрт кебек ачык. Ркаил Зәйдулла җавабында да бар ул. «Ул хәлләрдән соң йөз ел үтте, без, татар халкы, Зөләйхадан ерак киттекме соң? Җавап ап-ачык». Авырмы моны кабул итү? Авыр. Чөнки без бүген югалтасы кыйммәтләрнең барысын да югалтып барабыз. Милли мәгариф, тел, мәдәният – барысы да йотылды. Шундый вазгыятьтә Зөләйханы күргән яшь буын, хисләр хакына барысы да ярый икән бит, дигән нәтиҗә ясый аламы? Ала.
Өстәвенә, милли аңны үстерүче фильм да тумаган әле бездә. Аңа талпынышлар бар, ләкин ул талпынышлар да күләгәдә кала. Әйтик, федераль режиссер Юрий Фетинг «Бибинур»ны төшереп күрсәтте. Ләкин ул үзәк каналларга түгел, прокатка да чыга алмады. Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров хаклы: безгә үз фильмыбызны булдырырга һәм аны күтәрергә кирәк. Күршеләрнең «Сестренка»сы кебек, мәсәлән. Анда украин кызы, башкортларга хөрмәт йөзеннән, аларның телен өйрәнә, «Зөләйха»да исә героиня…
Бу хакта психолог Римма Галиеваның фикерләре кызыклы. Ул милли үпкәләрнең асылын сан буенча икенче дип исәпләнгән халыкның үз илендә чит, үги хәлдә булуында күрә. Без бар да, шул ук вакытта юк та. Психолог фикеренчә, безнең хакта бернинди мәгълүмат юк. Дәреслекләрдәге «поганый монгол-татар» дип сурәтләүдән, кала, билгеле. Ә Зөләйханың популярлыгын Римма Галиева болай аңлата:
– Яхина үз тарихын язды. Сез үзегезнекен языгыз. Я булмаса, татарча булганның русчага яхшы тәрҗемәсен эшләгез. Бөтен кеше Исхакыйның «Зөләйха»сын искә төшерә. Аның – үз «Зөләйха»сы. Ләкин әлеге әсәрнең яхшы тәрҗемәсе юк. Аның нигезендә фильм төшерелде, ләкин яхшы прокаты булмады. Әлегә Яхина «Зөләйха»сы бердәнбер. Башка киң даирәгә чыккан әсәр юк. Аңа тиңдәш булырлык нәрсә тәкъдим итәсез? Татар меценатлары, язучылары, режиссерлары кайда? Кайда безнең телебезне саклый алырлык зыялылар? Ә инде бик күңелле булмаган чынбарлыкка кайтсак, фильм аркылы безнең хакта берни дә ишетмәгән бик күпләр татар крестьянкасын кабул иттеләр, безнең «Ай, былбылым» җыры Динә Гарипова башкаруында бөтен дөньяга яңгырады. Бик күпләр хәтерендә Чулпан Хамматова йөзе татар йөзе буларак уелып калды.
Тагын да чынбарлыкка кайтсак, республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты фильмның Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы тарихи мәчеттә төшерелүен, әлеге объектның реставрациягә мохтаҗ булуын раслады. Юкса күпләр уйнаш күренешләренең изге урында тешерелгәненә шикләнгән иде…
«Зөләйха…» белән тиңдәш була алырлык әсәр турында сүз алып барабыз икән, монда әлеге продуктка дәүләтнең иҗтыяҗы булу кирәк. «Зөләйха» (Исхакый) фильмына килсәк, аңа хәтта үзебезнең мөселман кинофестивале ишекләре дә ябык иде заманында. Шуңа күрә безгә үзәк каналдан «Ай былбылым»ны тыңлап юанасы гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев