16 апрель 2020 яңалыклары
-
Кыярны ничек үстерү отышлы?
Кыярны ничек үстерү отышлы? Түтәлдәме, әллә инде баулар буенча өскә үрмәләтепме? Бу сорау һәр бакчачыны кызыксындырадыр.
-
Укыйсы килә!
Тукай районы мәктәпләре дә тулысынча онлайн укытуга күчте. Мәгариф хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар яңа форматта эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйли.
-
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән
Тукай районында авыру очраклары юк.
-
«Зөләйха…» нәрсә күрсәтте?
«Россия 1» каналы Гүзәл Яхина әсәре буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» нәфис фильмын күрсәтә башлады. Автор белән беренче әңгәмәдә үк, әлеге әсәрне башта ук сценарий итеп яза башлаганын әйткән иде инде. Шуңа күрә нәфис фильмның барлыкка килүе әллә ни зур яңалык булмады. Китабы зур бәхәс куптарган кебек үк, фильм да гаугалы башланды, хәтта бермәлгә дөньяда котырган үләт чире – таҗвирусны да оныттырды. Ни өчен «Зөләйха күзләрен ача»ны кабул итү авыр? Аның, гомумән, уңай яклары бармы? Сәнгати яктан сериал ни дәрәҗәдә? Без әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.
-
Фермерлар эшкә чакыра
Шәһәрдә эшсез калган кешеләр күбәергә мөмкин булганлыгын истә тотып, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авылда җәйге мәшгульлек 2020» акциясе игълан итә.
-
Эксперт: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш
Илнең төп законында гражданнарның социаль гарантияләргә һәм пенсияләрне индексацияләүгә хокуклары беркетелергә тиеш
-
Имтиханга әзерләнергә планшет ярдәм итәчәк
ТР президенты, кайбер гаиләләрдә өйдән укыту өчен матди мөмкинлекләр чикле булырга мөмкин булуын истә тотып, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет-компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты.
-
49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде
Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.