Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зифа Кадыйрова: Әллә нинди зур, бөек әйберләр яза алмыйм инде

Татар укучыларның яраткан язучысы Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрдәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек. Кыска гына вакыт эчендә татар укучыларының яраткан язучысына әйләнгән Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрләрендәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек. Татар укучысының мәхәббәтен яулаган язучы Зифа Кадыйрова белән без Чаллыда, аның яңа, матур...

Татар укучыларның яраткан язучысы Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрдәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек.

Кыска гына вакыт эчендә татар укучыларының яраткан язучысына әйләнгән Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрләрендәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек.

Татар укучысының мәхәббәтен яулаган язучы Зифа Кадыйрова белән без Чаллыда, аның яңа, матур итеп эшләнгән фатирында очраштык. Бу йортта татарның күркәм гореф-гадәтләре яши: без бусагадан килеп керүгә, Зифа апа "Әйдәгез, әйдәгез, сез юлдан бит, башта ашап алыгыз" дип, безне өстәл янына утыртты, нәкъ авылдагы кебек кыстап ашатты. Берничә минуттан без инде Зифа апа әсирләре идек: аның дөньясына чумып, язучылыкка килү тарихын тыңладык, тормыш һәм әдәбият турында фикерләрен белдек. Гомере буе авыр физик эштә йөргән, матур гаилә корган, ике бала үстергән, хәзер инде дәү әни статусында булган Зифа апа үзе турында да, иҗаты турында да бик тыйнак сөйли.

«Ходай Тәгалә үзе миңа юл бирде»

- Зифа апа, без "татар китапларын укучы юк инде, татар халкы әдәбияттан китеп бара" дип, төшенкелеккә бирелгән вакытта, әдәбият дөньясына кинәт кенә Сез килеп кердегез. Халык, бигрәк тә хатын-кызлар, ябырылып сезнең китапларны укый башладылар. Беренче китабыгыз чыкканда, сез үз иҗатыгызга карата шул кадәрле мәхәббәт, шундый зур игътибар көткән идегезме?

- Беренчедән, әйтергә кирәк, мин "әдәбиятка киләм" дип килгән кеше түгел. Язу турында хыялланган кеше түгел. Элек тә язып караган кеше түгел. Бик авыр бер мизгелдә утырып яздым да, ул кемгә дә булса кирәк булыр дип уйламадым. Яздым да, шул килеш ятты. Күршеләр алып чыгып киттеләр, кулдан-кулга йөртеп укыганнар. Бер алтмышлап кеше укыганнан соң, мин аны эзләп таптым. Аннары «Язмыш сынавы» әсәрен язуга тотындым. Бу үзенә күрә бер шөгыль булып китте. Авыр эштә эшләгән кешегә бу ничектер үз тормышыңны үзгәртү иде. Миңа хәтта кызык булып китте.

Яза башлаган вакытта тормышымда бик авыр мизгел иде. Язуга тотынуны шуннан котылу дип аңларга кирәктер. Ходай Тәгалә үзе миңа юл бирде. «Утыр!» дигәндер инде. Мин язучы булырга хыялланмасам да, кырыкка җитәрәк "бу тормышның нәрсәсен дә булса үзгәртергә иде" дип уйлый башлаган идем инде. Эшлибез, яшибез, ашыйбыз... Ләкин эшләп, ашап кына яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. «Бу тормыш болай барырга тиеш түгел, мин бер файдасызга яшим кебек» дип, уйлана башлаган идем. Эшлим, балалар да үстерәм, ә нәрсәдер җитми. Шушы җитмәгән әйбер үзеннән-үзе килеп керде, ахрысы. Мин үземне шуның белән коткарып калдым.

- Сезгә ул вакытта ничә яшь иде?

- Миңа ул вакытта 48 яшь иде (быел Зифа апага 60 яшь тула - авт.). Ике ай эчендә беренче әсәремне яздым. Ул каралама килеш кулдан-кулга йөреп укылды.

«Сагынырсың, мин булмам» әсәрен исә язып бетерүем булды, хезмәттәшләрем фаҗигале хәл турында сөйләделәр. Мин, моны ишеткәч, кайтып, «Язмыш сынавын» язарга тотындым. Таһир образы шулай туды. Анысы да бик тиз язылды. Күрәсең, гомер буена ниндидер әйтәсе сүз, тәҗрибә җыелган. Мәсәлән, 17 яшьтә мин бернәрсә дә яза алмаган булыр идем.

«Ике әсәрне ботинка тартмаларына салып, журналга илттем»

- Зифа апа, язучы булам дип хыялланмасагыз да, шулай да сез әсәрегезне китап итеп бастыргансыз. Сезне моңа кем күндерде? Китап чыгарырга кирәк, дигән уйга ничек килдегез?

- Әсәрем, кулдан-кулга йөреп, бер авылдашыма барып җиткән. Шуннан соң кемдер миңа: «Йөртмә моны болай итеп. Алып барып бастыр берәр җирдә», - диде.

Әсәрне китап итеп бастыруга Фәүзия апа Бәйрәмова да өндәде. Тарих, сәясәт белән шөгыльләнүче шундый зур кеше миңа нинди дә булса бәя бирер, дип уйламаган да идем. Моның ише әйберне укып та утырмас, дип уйладым. Әмма ул аны бик тиз укып чыкты.

«Алып бар берәр җиргә, бастыр. Синең үз укучың булачак. «Мәйдан» журналына булса да алып барып карале», - дип, Фәүзия Бәйрәмова үзенең фатихасын бирде.

Шуннан соң мин «Мәйдан» журналын эзләп киттем. Ике әсәремне ботинка тартмаларына салдым да, алып бардым. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева укып чыкты да, «Әйдә, без моны эшләп карыйк әле» дип, редакцияләргә алынды.

«Китаплар кемнең бәдрәфендә ятар икән дип курыктым»

«Моны берәрсе укыр микән? Язучылар әнә ничек язалар! Мин бит язучы да түгел, яза да белмим», - дип аптырадым мин. Үз күңелеңне бушатыр өчен язылган бит инде ул! «Зифа апа, мөмкинлегең булса, әйдә китап итеп чыгарыйк», - диде Айгөл. Нәкъ шул вакытта минем 50 яшьлек юбилеем якынлаша иде. Шуңа тәгаенләп, бер нәшриятта 100 генә данә китап чыгардым.

Китабым шул хәтле кыйммәткә төште! Татар китапларының бәясе ул вакытта 40-60 сум иде. Ә минеке 200 сумга төште.

Мин үзебезнең юбилейда шушы китапларны кунакларга өләштем. «Кибеткә алып барып кара», - дип киңәш иттеләр. Алып барган идем, «Кит моннан, 40-50 сумлык китаплар сатылмый ята, синең китабыңны кем алсын!» - диделәр. Бу китаплар кайда өелеп ятар, кая куярмын, кемнең бәдрәфендә ятар икән, дип курыктым. Ә шулай да, кешеләр минем китапларны сорагач, кибетләр үзләре миңа тәкъдим итә башладылар: «Китереп кара әле, бәлки сатылыр», - диделәр. Миңа китап күпмегә төшкән, шул бәягә бирдем.

Халык ала башлады, бәясеннән тормады. Китапларның бер меңе шунда ук сатылып беткәч, аптырадым инде. Тагын чыгарырга туры килде. Китаплар җитмәү сәбәпле, сигезәр тапкыр кабатлап чыгардым мин аларны.

Шулай итеп, бу - үзеннән үзе юл алып, яшәп киткән китаплар.

Мин бернәрсәгә дә өмет итмәдем. Үземнең эшем бар иде: көрәк тотып, кырык ир-ат белән бергә кабель салып йөрдек. Пенсиягә чыкканчы мин шунда эшләдем. Язучы булырмын дигән уйның башыма килгәне булмады.

«Миндә өч папка укучыларым хатлары ята»

- Зифа апа, сез әсәрләрдә күңелемне бушатам дисез, аларга энергиягезне, көчегезне бирәсез. Укучылардан җылы кайтаваз бармы соң? Куйган көчегез, аларның мәхәббәте булып, кире әйләнеп кайтамы, сез аны тоясызмы?

- Уйласаң, минем хәтта елыйсым килә... (Бу урында Зифа апаның күзендә яшь бөртекләре күренде. - авт). Нык кайта.

Миндә өч папка халык хатлары ята. Анда шул хәтле авыр язмышлар тасвирланган.

Мин халык белән очрашуларга йөрергә яратам. Анда берәүне дә куып та, көчләп тә китермиләр. Кешеләр белән очрашкан вакытта алар биргән сорауга җавап эзлисең. Аны кайткач та эзлисең, уйлыйсың.

Кайларда гына булмадым. Бәләкәй генә авылмы ул, анда 10 кешеме, 5 кешеме, 30 кешеме, чакыралар икән, мин барыбер барам. 2010 елдан бирле йөрим, 150гә якын очрашу үткәрдек: Башкортстан, Татарстан, Оренбург, үткән язда Мәскәүдә булып кайттык. Анда китапханәләрдә очрашулар оештырылды. Китапханәләр минем китапларны таба алмагач, газеталардан, интернеттан күчереп, шул битләрдән үзләре китап ясап, кешеләргә укыталар икән. Китапларны таба алмадык, диләр.

Китаплар читкә дә тарала. Сириягә дә китте: шунда яшәгән татарларга дип, бер ел элек алып киттеләр. Кытайга да җибәрдем. Себердән сорап язалар, без посылка белән җибәрәбез.

Гомумән, чит төбәкләрдә татар китаплары җитми. Башкортстан, Оренбургта да җитми алар. Башкортстанда башкорт китаплары бар, татарча китаплар юк.

"Хәзер укучылар белән очрашуларга йөрергә мөмкинлегем юк"

Эшләсәң, эшләргә эш күп. Мин соңгы елларда очрашуларга йөрдем, ә хәзер бик еракка йөри алмыйм, чөнки йөртергә машина кирәк, йөртүче кирәк. Башта ирем белән йөрдем. Аның вафатыннан соң ике ел кызым йөртте: мин аны эшеннән чыгарып, үземә йөртүче итеп алдым. Хәзер кызым бәби алып кайтты, ул да йөртә алмый. Вакыты булганда, улым йөртә. Якын-тирә авыллардагы очрашуларга үзләре килеп алалар, китереп куялар.

Халык белән очрашу, халыкның мәхәббәте әйтеп бетергесез. Очрашу ике сәгать, өч сәгать бара. Очрашу бетә, ә халык таралмый: тагын нәрсәдер көтеп, өмет итеп утыралар. Кайвакытта «Ни көтеп утырасыз инде?» - дип сорыйсың. «Тагын берәр нәрсә сөйләгез әле, яки берәр нәрсә укыгыз әле», - диләр. Очрашуларда кешеләр, үзләренең җан җылылары белән, кем оекбаш, кем конфет бүләк итә. Халык җылысын нык тоям. Әгәр дә мин моны тоймасам, мин бу эшне алып бармас идем, аны ташлар идем.

- Зифа апа, беренче китабыгыз басылып чыгып, халык арасына кереп киткәннән соң, икенче әсәрегез туды. Икенче әсәрне иҗат итүегезнең сәбәбе нәрсәдә - сез халыкның игътибарын күреп, тагын язарга рухландыгызмы?

- Икенче китабым да халык өчен түгел, үзем өчен генә язу иде, күңел бушату иде. Өченче китабымны - «Көтеп узган гомер» - да кеше өчен дип язмадым мин. «Китабыңны шул хәтле яраталар», - дип әйтәләр иде. Ә мин бит әле ул вакытта эштән чыкмаган идем: эштән йөгерә-йөгерә кайтам, аннары очрашуларга йөгереп барып киләм. Эш белән мәшгуль вакытта "мин халыкка кирәкме" дип уйлап утырмыйсың, чөнки син эшеңдә кирәксең. Синең төп эшең бар, гаиләң бар. Язу дигән әйбер ул бит хобби гына.

Икенче китап чыккач, 2009 елда, Уфада «Кызыл таң» газетасында лауреат исеме алды. Мин әле ул вакытта да "бу халыкка кирәктер" дип, китап язарга утырмадым. Ә менә өченче китапны халык көткәнен азрак аңлый башладым. Дүртенчесен - «Бәхеткә юл кайдан?» китабын - мин инде халык көткәнен аңлап яздым.

- Анысын халык өчен дип яздыгызмы?

- Халык өчен, чөнки сораулар туды. Һәрбер әсәрне язып бетергәч сорау туа: «Ни өчен кирәк? Ник яздым мин моны?» Үзең биргән шушы сорауга үзең җавапны эзлисең.

«Сагынырсың, мин булмам»ны язып бетергәч, мин үзем дә аптырап калдым. Ни әйтергә теләдем соң мин моның белән? Һәм шул вакытта җавап килде: «Артыңнан гөлләр үсеп калсын, кешегә рәнҗеп яшәмә. Кешегә үч тотып, рәнҗеп яшәгән кеше үзе тормышта ямьсез була, ул алга китми». Шуңа да минем "Сөмбел"не «Мин киткәннән соң, гөлләр чәчәк атсын. Мине чәчкәгә карап, матурлык белән искә алсыннар», дигән позитив рухта бетерәсем килде.
Әсәрдә тискәре геройларны да «колакларыннан» яхшылыкка тартасың. Чөнки исән кеше үзе өчен әле нәрсәдер эшли ала. Үлгән кеше генә берни дә эшли алмый. Исән, үзгәртергә теләгән кешенең мөмкинлеге бар. Теләмәгән кеше шул килеш бер җирдә таптана инде ул.

«Әллә нинди зур, бөек әйберләр яза алмыйм инде»

- Зифа апа, ни өчен сезнең әсәрләрне укучылар ярата дип саныйсыз? Татарда бит язучылар юк дип әйтеп булмый. Татар язучылары бар, әсәрләре дә, китаплары да чыгып тора. Ни өчен укучылар нәкъ менә сезнең әсәрләрне аеруча яратып укый?

- Беләсезме, әллә нинди зур, бөек әйберләр турында яза алмыйм инде. Мин бары тик гаилә темасына гына кагылдым. Бәлки, бу куыш буш булгандыр. Язучылар бөеклеккә, киләчәккә омтылган әсәрләр иҗат итә, тирәнлектән алырга тырышалар. Мин, әллә нинди тирән фәлсәфәгә кермичә, бүгенге көнне генә күтәрәм. Безнең заманның бүгенге сорауларына гына кагылам. Бәлки, кешеләр бүгенге көн белән кызыксынадыр. Күп кеше депрессиядә бит. Тамак тук, өстәлләр сыгылып тора, кием дә җитәрлек, шул ук вакытта безгә нәрсәдер җитми. Күңел нәрсәдер эзли. Без чыгу юлы таба алмыйбыз.

«Бәхеткә юл кайдан» әсәрендә мин ике гаиләне алып яздым. Ни өчен хәзерге заманда безнең балалар бездән өстенлек алдылар? Элек ата-анага табыну иде, ә хәзер без борылдык та, балаларыбызга табынып яшибез. Без балаларыбызны Аллаһ урынына күтәрә башладык. Шунлыктан балалар ата-анадан өстенлек ала башлады. «Менә атаң», «менә анаң» дигән әйберне күтәрергә кирәк. Әти кеше гаиләдә баш булсын, ирләрне бетереп атмыйк. Гаилә башлыгы булып ирләр торсын иде. Хатын-кыз телиме, теләмиме - көчле булды. Ул бөтен дөньяны алып бара. Шул ук вакытта барыбер әйтәсе килә: ирләр баш булсын, дилбегәне тотсын иде. Ир сыртында булсак иде, дигән теләктә мин.

«Гаилә башлыгы булырлык ир бала тәрбияләр өчен көчле ир кирәк»

- Бу шулай булсын өчен без балаларны ничек тәрбияләргә тиеш?

- Ир баланы әти кеше тәрбияләсен иде. Ата йогынтысы булсын. Гаилә башлыгы булырлык ир бала тәрбияләргә көчле ир кирәк. Без - хатын-кызлар, жәллибез, өф-өф итеп торабыз. Каты сүзле әти кеше булса, ирләрчә булыр иде.

Элек бит инде шулай булган. Моннан бер 30 еллар элек, авылда ир кеше өйдә булмаганда берәрсе берәр нәрсә сорап керә икән, хатыннар: «Ир өйдә юк. Ир кайткач керерсең», - диләр иде. Хәзер ирләр: «Хатын өйдә юк, хатыннан сорарсың», - диләр. Дөнья ничек үзгәрде! Хатыннар машинага утыралар, «кайтуга ашарга пешер» дип, төянеп базарга чыгып китәләр. Хатыннар акча эшләп кайтуга, ирләр өйдә ашарга әзерләп торырга тиеш. Дөнья әкренләп, үзеннән-үзе борылып туктады. Мин моны күрмәгән түгел, күргәнгә күрә әйтәм. Авыл җирендә хатыннар сөт савалар, машинага төйиләр, киенеп, машинага утырып иртән чыгып китәләр. Ирләрегә кычкыралар: «Ашарга пешереп тор, өйдә малны кара!» Юкса, элек бит ирләр шулай дип чыгып китә торган булган!

Эш юк икән, хатын-кыз нәрсә дә булса эзли, дөнья көтә, малны, бала-чагасын туйдыра. Хатын-кыз югалып калмый. Ә ирләр «эш юк» дип, елап утыралар. Бу әйбер күп очракта бөлгенлеккә төшерде дә инде безне.

Реклама

«Без Чаллыга мәңгегә дип килгәнбездер»

- Зифа апа, бу урында сезнең шәхси тормышыгыз, язмышыгыз турында сорыйсы килә. Сез Башкортстанда туып үскән ханым. Чаллыга сезне нинди язмыш җилләре ташлады?

- Мин 1978 елда Чаллы шәһәренә «КАМАЗ» төзелешенә килдем. Ул вакытта бит төзелешләргә вербовка бар иде. Күбесе БАМга, Олимпиада төзелешенә китә иде. Без монда биш кенә кеше килдек. Берсе - Түбән Камага, берсе Ульяновскига китте. Аннан бер пар калды, мин калдым инде Чаллыда. Мин, язмыш эзләп килгәнбез шушында, дип уйлыйм. Мәскәүгә киткән булсам, язмышым нинди булыр иде? Ә монда калгач нинди булды?! Мәскәүгә китеп барган булсак, башкача булыр иде бәлки. БАМга киткәннәр вакытлыча, барып акча эшлибез, дип киттеләр. Без, монда килгәннәр, мәңгегә дип, килгәнбездер. Мәскәүдән, Олимпиададан соң да, бик күпләр кайттылар бит. Без инде моннан беркая да китәргә җыенмадык. Мин монда тормышка чыгып, ике бала үстереп, Чаллыга килгәнгә быел 40 ел була. Башта төзелештә маляр булып эшләдем. Кондуктор да, диспетчер да булдым, төзелештә дә, бригадада да эшләдем. Эшнең төрлесе булды. Ләкин соңгы 12 елда электромонтажниклар белән кабель салуда булдым. Кабель салганда, гел ир-ат белән эшлисең инде. Бернәрсә дә юктан гына булмый. Хәзер үткәнгә әйләнеп карыйбыз да, без шундый бәхетле чорда яшәгәнбез, дим. Чөнки төзелештә бригада тәрбияләгән безне. Кешедән калышмыйк, кешедән ким-хур булмыйк, дип. Берәр нәрсә булса, шунда ук җыелыш ясарлар иде. Тәрбия дәресе шунда барган. Ирләр белән эшләгәндә, ир-ат психологиясен аңларга, якыннан күрергә туры килде. Яза башлагач, миңа боларның барысының да кирәге чыкты. Ходай Тәгалә белми йөртмидер инде, дим мин.

«Китапны язган вакытта елый-елый язасың, бөтен йөрәгемне, күңелемне салам»

- Сезнең әсәрләрдәге образлар да, геройлар да шушы тормыш тәҗрибәсеннән алынган диясегез киләме?

- Багана башында янып үлгән ир, электриклар турында бүген сөйләделәр - кич кайтып «Язмыш сынавы»н язарга утырдым. Аннан, озак та тормый, Әлфия кебек, аның тормыш иптәше кебек кеше белән очрашырга туры килде. Юлыңда Ходай Тәгалә үзе очраштырып тора. Безнең универсам янында җыелышып утырган исерекләр бар иде - алар да әсәрләремә килеп керделәр.

Кайвакытта аптырыйсың: сюжет үзеннән-үзе өстәлгә килеп төшкән кебек. Әмма син тормышны, дөньяны күзәтмичә, күңелең белән тоймыйча, бернәрсә яза алмыйсың. Китапны язган вакытта елый-елый язасың. Ул шуның белән кешегә барып җитә. Мин кичергәнне кешеләр дә шулай ук кичерәләр. Чөнки мин анда бөтен йөрәгемне, күңелемне салам. Шуңа күрә кеше мине аңлыйдыр дим мин.

Әдәби телне бик белмәгәч, гади телдә язам. Һәркемнең туган ягының туган теле бар. Мин, башка телне белмәгәч, үземнең телемдә язам. Ул минем туган телем, минем авылымның теле.

Моның бер плюсы бар - татарча укымаган татарлар да, китапларны укыгач: «Укып була, аңлап була икән», - диләр. Ул бит сөйләм телендә, гади телдә язылган. "Мин рус мәктәбе бетердем, шуңа татарча укый белмим дип, үзеңне күндергәнсең. Ә син бит татарча сөйләшә беләсең", - дим.

Кайвакыт, миңа килеп, «Татарлар елый-елый укыйлар, безнең дә укыйсы килә, русча да бирегез», - диләр. Әсәрләремнең русчага тәрҗемәләре дә чыкты. Өстәлдә русчага тәрҗемә ителгән «Көтеп узган гомер» әсәре ята. Аңа хәзер яхшы редактор кирәк. Чаллыда «Челнинские известия» газетасы әсәрләрем белән таныштырып бара. Алар дүрт китабымны, үзләре тәрҗемә итеп, рус телендә биш ел бастырдылар.

Әле күптән түгел генә «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча спектакль куелды. Әнине спектакльгә алып бардым. Залда рус милләтеннән халык бик күп иде. Анда синхрон тәрҗемә бар. Колакчын аша тыңлыйлар, көләләр, елыйлар. Чыгып барганда, болар мине эләктереп алдылар. «Бөтен китабыгызны укыйбыз, спектакльгә берничә тапкыр киләбез», - диләр.

«Без аларның телен өйрәнгәнбез, алар безнекен өйрәнмәгәннәр һәм өйрәнмиләр дә»

- Зифа апа, Чаллы татар шәһәреме?

- Әйтмәс идем.

- Сез килгән дәвердә һәм хәзер ничек?

- Без килгән дәвердә «пятачок»ка барсаң гына чиста татар икәнен аңлый идең. Татарлар кичке 11 дә бер җиргә «пятачок»ка җыела иде. Дөнья гөрләп тора иде. Ул вакытта, «пятачок»ларга барсаң, татарларның күплеге күренә иде. Ә бригадада ике генә рус кешесе бар иде. «Гел-гел татарча сөйләшеп утырмагыз», - ди торганнар иде. Без шуларга яраклашып, вата-җимерә русча сөйләшә идек. Хәзер уйлыйм да, нишләп алар безнең телне өйрәнмәделәр икән, без аларныкын өйрәндек бит дим. Бер яктан карасаң, кәефне дә кыра. Без аларныкын өйрәнгәнбез, алар безнекен өйрәнмәгәннәр һәм өйрәнмиләр дә.

Миңа калса, Чаллыдагы күп милләтләр олыгаеп, үз туган якларына кайтып киттеләр. Шулайрак кебек тоела. Хәзер буталып бетте инде, аңлашылмый. Без килгәннең беренче елларында катнаш никахлар ул кадәр күп түгел иде, хәзер күп, бөтен нәрсә буталып бетте.

«Язучылар кабул итми икән, «насильно мил не будешь». Үпкәләмим дә, мин үземне аларга тиңләмим дә»

- Зифа апа, «Мин язучы түгел», дип әйттегез. Башка интервьюларыгызны укыганда да игътибар итәм: сез һәрвакыт шушы сүзне кабатлыйсыз. "Миңа "син язучы түгел" диләр", - дисез. Дөресен әйтик, кайбер татар язучылары сезнең яза башлауны һәм әдәбиятка керүегезне кабул итеп бетермәде. Сәбәпләре төрледер. Сез профессиональ язучы түгел, диптер... Бәлки, тирән, фәлсәфи, тарихи темаларга кереп китмичә, көндәлек тормышны язгангадыр. Сез хәзер бик популяр шәхес. Хәтта Язучылар берлегендә дә сезнең иҗатны телгә алалар, сезнең әсәрләр хакында сөйләшәләр. Әмма профессионаллар сезне үзләренә якын китерми. Без күрәбез моны, бу читтән бик яхшы күренә. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?

- Мин аларга үпкәләмим. Мин язучы булам, мине кабул итегез, дигән әйбер юк миндә. Әгәр дә бер әсәрне ерып чыга алсам, сөенәм. Аннан, китап чыккач, куркып калам. Нәрсә дип әйтерләр инде, кабул итәрләрме, юкмы, дим. Халык кабул итәрме - мине шул әйбер генә борчый. Язучылар кабул итми икән, «насильно мил не будешь». Анысы аларның эше.

Әйтергә кирәк, безнең төп укучыбыз - картлар. Алар элеккеге язучыларны укыганнар, хәзергеләрне дә укыйлар. Аларның реакциясен: «Балакаем, тагын яз әле, тагын яз әле», - дип ишеттерәләр.

80 яшьлек әнием укырга бик ярата, хәзер дә укый. Ул китапларны су урынына эчә. Бианама 88 яшь була, ул да бөтен газеталарны укып бара, укырга ярата. Шул ук вакытта кайбер язучының китабын болгап кына ата әнием. Йә сюжетка барып җитә алмый, йә героен таба алмый. Укучыны беренче ике юлда тотып кала алсаң, каласың. Тотып кала алмыйсың икән, китап югала. Күп очракта геройны әсәр башында кертергә кирәк. Мәсәлән, табигать күренешләре турында ун бит язалар, аны укый-укый арып бетәсең. Ләкин ун бит язу да - зур хезмәт. Мин үзем аны күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа күрә мин язучыларга үпкәләмим дә, аларга үземне тиңләмим дә.

Минем Марат Кәбировка да әйткәнем бар: «Сине аңлар өчен, миңа ике тапкыр укырга кирәк», - дип. Ул гади генә язучы түгел, зур язучы. Шуңа күрә аны аңлар өчен әле башта мине укып чыгарга кирәк. Минем китапларны газетадагы «сатам-алам»ны гына укыган кешеләр укый.
Авылларга баргач, шул кешеләр җыела. «Мин гомердә дә газетадан башка нәрсә дә укыганым юк иде», - диләр. Газетадан соң шушы китапка тотынганнар икән, димәк, алар зур язучыларны да укый алачаклар. Мин монда трамплин кебек кенә.

"Мин очрашуларда халыкны татар китапларын укырга өндим"

Фәнис Яруллинның көндәлекләрен укыганнан соң, мин аның китапларын укыштыра башладым. Менә кайда язучылар! Мин алар белән бер рәттә баса да алмыйм, мин үземне алар белән беррәттән куймыйм да. Алар - зур язучылар, алар шул хәтле көч салганнар. Әле бер көнне әнигә Гомәр Бәширов китабын биреп җибәрдем. «Әни, синең балачаклар, укы әле», - дим.

Иске китапларны карыйм да, яңадан укысыннар өчен, аларга реклама ясап, аларны кабаттан күтәреп чыгарга кирәк, дим. Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәре турында очрашуларда әйтәм: «Укыгыз әле, хатын-кызлар өчен бик кирәкле әйберләр бар анда», - дим. Мин аны укып чыккач кына, хатын-кыз өчен язылган әйбер икәнен аңладым. Һәм халык шуны эзли башлады. Мин аның китапларын, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов китапларын Башкортстанга алып кайтам. Укырга телүчеләр күп, ләкин китап юк. Мин үзебезнең Татарстан язучыларының китапларын алып кайтып шунда таратам.

Казанга барган саен китаплар җыеп алам. Башкортстанга китапханәләргә алып кайтам. Юкса, ул язучыларны анда белүче юк. Мәсәлән, Фәнис Яруллинны Башкортстанның бу яклары бәлки беләдер, ә Башкортстан зур бит, теге якларында аларны ишеткән кеше юк. Шуңа күрә аның көндәлекләрен алып кайтып, таныштырып, күпмедер дәрәҗәдә реклама ясыйм. Мин шушы язучыларны халыкка яңадан кайтарыр идем. Алар онытылып бара кебек.

Һаман Тукай, Тукай дибез инде. Аңлатып бирмәсәң, аның шигырьләрендә бик кызыклы урыннарны бөтен кеше дә аңламый. Аларга ачык итеп, матур итеп реклама ясарга кирәк. Фаил Шәфигуллинны бик яратам мин. Күп җирдә хикәяләрен укыйм, кешеләрне таныштырам, китапларын бүләк итеп китәм. Шигырьләр дә алып кайтам. Чаллыда бик көчле шагыйрь Айрат Суфиянов, бик күп премияләр алган кеше Әлфия Ситдыйкова бар. Кадыйр Сибагатуллинның да китаплары яңадан басылып чыкты.

Очрашуларда укырга кирәк. Шундый китап бар дип әйтеп кенә түгел, әсәрнең кызыклы урыннарын табып укырга кирәк. Шуннан аны кеше үзе эзләп укый. Халык ябыша китапларга. Укымыйлар түгел китапны, укыйлар. Элеккеге буын укый, элеккеге буын яшь буынга укыта.

Мин кызымны да укырга шулай өйрәттем: кызык урынын укый идем дә, ташлый идем. Алга таба бала үзе укысын! Ни булды икән дип, бала үзе кызыксынып укырга тиеш.

«Үз йортыбызда милли ризыкларыбызны, бәйрәмнәребезне, телебезне саклап кала алсак, шуның белән хөкүмәткә ярдәм итә алабыз»

- Зифа апа, татар теле дәресләре тирәсендәге вазгыять белән танышып бардыгызмы, сез хәбәрдармы?

- Мин моны ишетеп торам. Олы оныгым рус мәктәбендә булса да, аларга татар теле дәресе керә иде. Хәзер гел керми, шушы хәлләрдән соң туктаттылар, бернәрсә дә билгеле түгел. «Улым, укымыйсыз мени?» - дип сораган идем, «Юк, ул дәрескә йөрмибез дә», - ди. Минем әле бәләкәй оныгым бар. Аңа телне ничек өйрәтергә?!

Минем күршеләрем азәрбайҗаннар, үзбәкләр. Ничек үз телеңне саклап калырга дигәндә, менә шуларны күзәтсәң, кызыклы әйбер ачыклана: туйларга, уздырган ашларга, Коръән ашларына алар балаларын үзләре белән йөртәләр, берсен дә калдырмыйлар. Балаларны шундый мәҗлесләрдән калдырмаска кирәк. Алар белеп, күреп үсәргә тиешләр: бу бәйрәм ни хакына җыелган, бу бәйрәм ни өчен.

Мәскәүдә бер туйда булырга туры килде. Бер энемнең кызы кияүгә чыкты. Туйның икенче көнен, әйдә, үзебезчә алып барабыз, ди. Беренче көнне затлы ресторанда булды. Икенче көнне өстәлне үзебез әзерләдек. Мин түбәтәй, ак яулык алып бардым. Без икенче көнне русларга туйны үзебезчә алып барып күрсәттек. Ничек беләбез, шулай алып бардык. Татар элементларын кертә-кертә, кодага түбәтәй кидердек, кодагыйга яулык яптык. Без аны аксакал, гаилә башлыгы итеп куйдык. Шундый кызыклы булды ул! Иртән токмач басып, татарча аш пешердек, бәлешләр салдык, алар шул хәтле кызыксынып кабул иттеләр моны. Ахырдан кодагый болай диде: «Нинди матур гореф-гадәтләр! Ә безнең бернәрсә юк, без белмибез». Үзләренеке онытылган.

Без бөтен йоласына туры китереп, шул туйны алып барганнан соң, аларның безгә мөнәсәбәтләре бөтенләй икенче иде. Киленем марҗа. Оныгым тугач, олылап, мулла чакырып аш уздырдык. Киленгә дә әйттем: «Матур күлмәгеңне киеп, матур яулыгыңны бәйләп кил», - дидем. Кичәдән соң кодагый: «Нинди матур йолалар, балалар өчен нинди матур бәйрәм! Ничек без бернәрсә дә белмибез, онытканбыз?» - ди.

Үзебезнең телне саклап калыр өчен дә без нәрсә эшли алабыз? Бары тик гаилә.

Мин ниндидер зур сәясәт турында сөйләшә алмыйм. Гади кешеләр үзләренең өйләрендә, үз телләрендә сөйләшеп, үз йолаларын саклап калсалар иде. Бу нәсел башлыгыннан да тора. Үзенең нәселен дәвам иттерә торган, саклый торган көчле ир-ат кирәк. Без, гади кешеләр, үз йортыбызда, үз өебездә үзебезнең милли ризыкларыбызны, милли бәйрәмнәребезне, үзебезнең телебезне саклап кала алсак, без шуның белән дә хөкүмәткә ярдәм итә алабыз.

«Безнең студентлар ни өчен классикларны укымый, ә төне буе Кадыйрованы укып чыга?»

- Хәзер китап укучыларның соңгы буыны яши, дип әйтәләр. Ягъни мин, бәлки миннән яшьрәк кешеләрдер. Минем балалар инде китап укымый. Зифа апа, татар китабын укучыларның соңгы буыны яши, дигән сүз белән килешәсезме?

- Ике ел элек мине Башкортстанга студентлар алдында БГПУда чыгыш ясарга чакырдылар. Мин укыган халык алдында нәрсә әйтермен инде дип, шул хәтле куркып бардым. Безнең студентлар ни өчен безнең классикларны укымыйлар, ә төне буе Кадыйрованы укып чыгалар, дигән сорау буенча чакырганнар иде. Минем гади генә әсәрләрне укыганнан соң, алар, бәлки, классикларга тотынырлар. Ничәдер буын әле укыячаклар, алай куркыныч түгел. 10 нчы класслар белән очрашуда булганым бар, араларында шундый кызыксынучылар бар.

Өченче ел Бөгелмәдә очрашуда булдым. Зур политехник техникумда инженерлар әзерлиләр. Гел егетләр генә. Зур актлар залында шыгрым тулы безнең татар егетләре, араларында кызлар аз. Очрашуга ата-аналар да килгән иде. Татар телен укыткан укытучы балаларны шундый итеп әзерләгән: шылт иткән тавыш та юк. Китаплардан өзекләр уйныйлар. Шул әсәрләргә кергән җырларны җырлыйлар. Үзләренчә бик әзерләнгәннәр иде. Шунда, кайтыр алдыннан, сырып алдылар да, «Зифа апа, «Язмыш сынавы»н елый-елый укыдык», - диләр егетләр. Укытучыга бер укучы әйткән: «Мин бу китапны саклап, үскәч, балаларыма укытачакмын». Ике йөз кеше арасыннан шушы бер кешенең мондый сүзе дә миңа җитә. Бөгелмә техникумы укытучысына мин шул хәтле рәхмәтлемен.

Ир-атлар үз эмоцияләрен күрсәтергә куркалар. Очрашуларда пышылдап кына колакка әйтәләр: «Зифа апа, елый-елый укыдым, минем тормышым бит бу, монда бит мин кылган хаталар да бар», - диләр.

Башта елый-елый хатыннары укый. Аннан, бу нәрсә укый, дип, ирләр тотыналар укырга. Мин язган вакытта бөтен гаилә өчен язам, чөнки аның анасы да бар, әбисе дә, бабасы да бар, баласы да, ата-анасы да бар. Очрашуда бер егет сорый: «Бәхеткә юл кайдан»да, ничек шулай Дилә ирен гафу итеп кабул итә алды, алай була алмый бит?», - ди. Ләкин сорауны ничек куябыз бит: «Ничек гаиләне сакларга?», «Синең ни хакың бар баланы ятим итәргә?». Шушы сорауларга җавап эзләргә кирәк. Кем нинди сорау бирә инде әсәргә. Мин мондый сорау куйганмын, шуңа җавап эзләгәнмен, ә син нинди сорау куясың? Мин ул егеткә болай дип җавап бирдем: «Бердәнбер бала белән калган гаиләне, бер баланы булса да сакларга кирәк бит. Кылган хатаны аңларга кирәк. Үз хатасын үзе аңлап, үзе гафу үтенгән кеше алга китә ала».

Кайбер кешеләр өчен гел кемдер гаепле, ләкин үзе генә түгел. Ул үзендә бер гаеп тә күрми. Шуңа күрә ул кеше беркая да китә алмый, ул тормышта үсә алмый. Ә эзләнгән, гафу үтенгән кеше ул үзен дә үстерә, башкаларга да юл ача. Мин шулай күрәм.

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябренда Башкорстаннын Учалы районы Ахун авылында туып үсә. Чаллыда КАМАЗ төзелешендә эшли. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Ире бер ел элек вафат булган. Зифа Кадыйрова ике онык тәрбияли. Биш китап авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Зифа Кадыйрова: Әллә нинди зур, бөек әйберләр яза алмыйм инде

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X