Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннар бара

Мәләкәстә, Бәтке һәм Биклән авыл җирлекләрендә район башлыгы В. Хаҗиев һәм хакимият бүлекләре хезмәткәрләре катнашып җыеннар үтте. Башка еллардагыча бу юлы да халык алдында авыл җирлеге башлыклары, торак милекчеләр ширкәте рәисләре һәм участок вәкаләтлеләре хисап тотты. Очрашуларда - дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ә. Әбделманов, район прокуроры М. Әхәтов чыгыш ясады....

Мәләкәстә, Бәтке һәм Биклән авыл җирлекләрендә район башлыгы В. Хаҗиев һәм хакимият бүлекләре хезмәткәрләре катнашып җыеннар үтте. Башка еллардагыча бу юлы да халык алдында авыл җирлеге башлыклары, торак милекчеләр ширкәте рәисләре һәм участок вәкаләтлеләре хисап тотты. Очрашуларда - дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ә. Әбделманов, район прокуроры М. Әхәтов чыгыш ясады. Авыл халкы җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны бирде. Иске Җирекле халкын бигрәк тә газ кертү, мәләкәслеләрне авыл эчендәге күперне яңарту, ә Биклән халкын урам юлларын төзекләндерү мәсьәләләре борчый. Җыенга кадәр һәм җыеннардан соң район хакимиятенең бүлек җитәкчеләре халыкның шәхси сорауларына да җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев