Җитмеш дүрт елдан соң солдат Хәмәт Газизов туган җиренә «кайтты»
Смоленск өлкәсенең «Гвардеец» дип аталган эзләнү төркеме, инде ничәнче ай Бөек Ватан сугышы башында Ельня шәһәре янәшәсендә барган каты бәрелешләрдә һәлак булган совет солдатларын эзли. Рәсми мәгълүматларга караганда, сугышның беренче 3 аенда гына биредә 120000 кеше һәлак була. Әмма совет гаскәрләренең югалтулары тагын да күбрәк булган ди тарихны белүчеләр. 7...
Әлеге вакыйганың башы ерактан, сугышның беренче көненнән башлана.
Кортлар оча, безне чакмыйлар
Тумышы белән ата-бабалары кебек үк Әҗмәкәй авылыннан булган Хәмәт Газизовка, сугыш башланган елны утыз ике яшь тулган була. Безнең заманда утыз ике яшьлек ир-атларның шактые өйләнмәгән булуы гадәти күренеш дип кабул ителсә, ул елларда бу яшьтәге ир затлары гаилә корган, өй тулы балалар үстергән.
Хәмәт белән хатыны Кәнҗилнең дә сугыш башланганда өч баласы була. Тыныч, матур яшәгән гаиләнең бәхетен каһәр суккан сугыш чәлпәрәмә китерә. 22 июнь - сугыш игълан ителгән беренче көндә үк Хәмәт, башка ир-егетләр белән бергә, фронтка китә. Китә диюләре генә җиңел. Ярты җанын, ярты йөрәген, бар бәхетен Белоус поселогында яшь сөртеп калган сөйгәне Кәнҗил, уллары Маһиҗан, Рәис, кызы Сәлимә белән калдырып китә. Тыштан елмайган, корычтай нык ирнең дә күңел төпкелендә канлы яшь тамчылары тама.
Менә ул фронт. Юлда булганда фашист самолетлары аларга һөҗүм итә, тирә-якта үлем күләгәсе, шомлы сугыш авазлары. Куркыныч. Ничек кенә исән калырсың икән?!
Менә шундый уйларга чумып, Хәмәт, тимер юлдан, үзе кебек башка солдатлар белән Смоленск якларына атлый. Кемдер моңсу гына җыр җырлый, күпләр аның кебек уйга чумып, сагыш утларында янып бара. Бер Аллаһы гына белә күпме барыр бу сугыш. Күпме барыр...
... Сугышта вакытның иң бәхетле чагы - хат язу, туганнарыңнан бер генә юл булса да хәбәр алып, аларның исәнлегенә сөенүдер. Хәмәт тә Кәнҗилгә хатлар яза. Аның, балаларының хәлләрен белешә. Монда, сугыш кырында, нинди мәхшәр булуын белдертмәскә, ничек куркыныч икәнен сиздермәскә тырыша. Әле менә бу хатында да атышлар бара, пулялар оча, әмма без исән урынына: «Кортлар оча, безне чакмыйлар!» - дип ничек оста уйлап таба ул. Кәнҗил борчылмасын, курыкмасын аның өчен. Аның да бит анда үз хәле хәл!
Озак та үтми Хәмәттән хатлар килү туктый. Соңгы хат аның хәбәрсез югалуын хәбәр итә. Хәмәт Газизов Ельня шәһәре янында каты бәрелешләрнең берсендә хәбәрсез югала. Бу - 1941 елның октябрь ае була.
Әбием аны гомере буе көтте
Сыңар канаты, сабыйларының әтисе Хәмәтнең хәбәрсез югалуы Кәнҗилгә күпме кайгы-хәсрәт китергән дә, төннәрен яшь хатынның күпме кайнар яше түгелгән. Ә шулай да күңеле Хәмәтенең хәбәрсез югалуына ышанмый. Көчле, нык ихтыярлы кеше бит аның Хәмәте! Мөмкин булмас! Исәндер!
Шундый уйлар белән янды Кәнҗилнең күңеле. Ул үзен тол дип тә, ир хатыны дип тә әйтә алмый. Нинди билгесезлек уртасында яшәргә мәҗбүр итте аны бу сугыш дигәннәре!
Кәнҗил апа, каяндыр көч табып, өч сабыен карарга, көченнән килгәнчә тәрбияләргә тырышты. Көн-төн дими эшләде, дәүләттән ярдәм көтмәде. Өч сабые өчен әти дә, әни дә булып калган анага җиңел булмый.
- Әбиебез бабаебызны гомере буе көтте. Исәндер ул, үлмәгәндер дип кияүгә дә чыкмады, Хәмәт бабайга биргән вәгъдәсенә тугры булып яшәде, - дип сөйли Хәмәт белән Кәнҗил Газизовларның оныклары. - Без Хәмәт бабай турында аның сөйләгәннәреннән генә белә идек, - диделәр алар.
Без аны таптык!
Быел Смоленск өлкәсенең «Гвардеец» эзләнү төркеме 287 кешене тапкан, яннарында нибары 40 медальон булган. Шуларның 20сенең туганнары табылган. Алар арасында безнең якташыбыз Газизов Хәмәт Газиз улы да бар.
- Хәмәт бабамның сугышта үлгәнен белә идем, шулай да әбиемнән аның турында ныклап сорашканым булмады. Көтмәгәндә Смоленск өлкәсендәге эзләнү төркеме сугышчы Хәмәт Газизовны, янында аның шәхесен раслаучы медальон табулары турында хәбәр иткәч, йөрәгем урыныннан купкандай булды, - дип дулкынланып сөйли Тукай районы Кече Шилнә авылында яшәүче Әлфия Гарипова. Аңа бу хәбәрне 11 август көнне җиткерәләр. Ул көнне аның әнисе, бабасы Хәмәтнең исән булган соңгы баласы - Сәлимә апаның 85 яшендә вафат булганына нибары егерме көн тулган була.
- Бабайның сугыштан нибары ике хаты килә. Өченче хат исә - хәбәрсез югалуы турында.
Хатирәләрен яңарткан Әлфия ханымның тавышында бабасының исеме, намусы аклануы өчен куануы да, горурлануы да, авыр елларда берүзе өч баланы аякка бастырган әбисе, хәбәрсез югалган солдат баласы буларак, бернинди ярдәм күрмәгән әнисе өчен үкенү дә бар.
«Бәхетегез, аны тану җиңел булды, медальонындагы мәгълүматлар да яхшы сакланган», - дигән Әлфия ханым гаиләсенә эзтабарлар.
Бөтен туган-тумачалар белән киңәшләшкәннән соң, Хәмәт абыйның туганнары, башлыча оныклары Смоленск өлкәсенә барып, бабаларының җәсәден һәм «Гвардеец» төркеме тапшырган шәхси әйберләрен - каска, ике пәке, каеш прәшкәсен дә алып кайталар.
Мин кайттым…
Үткән шимбәдә Хәмәт Газизовны соңгы юлга озаттылар. Чаллы шәһәренең Гали Акыш лицее базасында урнашкан «Кыр почтасы Герат» исемле эзтабарлар отрядлары берләшмәсендә батырларча һәлак булган солдат җәсәден җирләү өчен туганнарына тапшырдылар.
Иртәнге тугызда лицей мәйданчыгында халык хәйран иде. Биредә солдатның барча туганнары, район хакимияте, Әҗмәкәй җирлеге җитәкчелеге җыелган иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев, «Кыр почтасы Герат» берләшмәсе җитәкчесе Наил Каюмов, Хәмәт Газизовның оныгы Әлфия Гарипованың эчкерсез чыгышын тыңлап, күпләрнең күзеннән яшь тамды.
Аннары батырның җәсәден Әҗмәкәй авылына алып кайттылар. Газизовларның элеккеге нәсел нигезе булган йортта аларны күптән көтәләр иде. Авылның дин әһелләре, өлкән кешеләре, җирле җитәкчеләр, район башлыгы Васил Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчеләре, авылның барча халкы җыелган. Җитмеш дүрт елдан соң туган нигезенә «кайткан» солдат рухын хөрмәтләргә, аны соңгы юлга озатырга күпләр килгән иде. Алар батыр солдат рухына дога укып, газиз туган туфрагы куенында тынычлык табуын, җәннәт түрендә булуын теләделәр.
Исән булса, моннан җитмеш ел элек, ул үз аяклары белән гаилә йорты бусагасыннан атлап: «Мин кайттым!» - дип әйтер иде. Ләкин үлем чоңгылында калып та, ул үзенең туган җиренә кайтып, тынычлык табасына чын күңеле белән ышангандыр шәт. Гомеренең соңгы минутында ихластан теләгән бердәнбер теләге шул булгандыр аның. Шул кадәр гомердән соң рух тынычлыгын туган Әҗмәкәендә табуны язмыш юкка гына бирмәгәндер аңа.
22 август көнне, ислам дине кануннарына туры китерелеп, Хәмәт Газизов Әҗмәкәй авылы зиратында үзенең хәләл җефете Кәнҗил, кызы Сәлимә янында җирләнде. Ниһаять, тагын бер солдат өенә «кайтты». Аның хәтерен, аның батырлыгын оныклары, 9 оныкчыгы, 7 оныгының оныклары мәңге онытмас. Батырларның гомере - мәңгелек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев