Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир ул – бер генә, кирәк аның кадерен белергә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2015 елның Парклар һәм скверлар елы турындагы фәрманга кул куйды. Әлеге уңайдан районыбыз авылларында күптөрле бәйге-чаралар үткәрелә.

Балалар тирә-як мохитне саклау проблемаларына бәйле хәлләр белән таныштылар, үзләре яшәгән урыннарны тәртиптә тоту, чисталык кагыйдәләрен өйрәнделәр, уеннар уйнадылар. Мәсәлән, балалар «Кошлар илендә» (Калмия), «Көтә күңел кошларны» (Мәләкәс), «Туган ягым - яшел бишек» (Яңа Бүләк), «Путешествие в Птицеград», «Чудеса природы» (Шилнәбаш), «Вести из леса» (Кече Шилнә), «Табигать - иң зур хәзинә» (Иске Җирекле), «Һәр кошның үз моңы» (Сәет), «Урман - байлык, сафлык, сәламәтлек» (Күзкәй), «День воды», «Түбән Кама милли паркы» (Бәтке) кебек әдәбият сәгатьләрендә, викторина, уеннарда, экологик дәресләрдә фикер алыштылар, «Табигать мәрхәмәтле, кадерен белгәннәргә» (Яңа Бүләк), «Табигатьне ничек күз алдына китерәм» (Куады) рәсем һәм фотоконкурсларында, «Булсаң зирәк, әйт тизрәк!» табышмаклар кичәсендә (Яңа Бүләк) һ.б. чараларда бик теләп катнаштылар. Шулай ук «Туган ягым - нурлы төбәгем» (Казаклар), «Международный день памятников и исторических мест» (Иштирәк), «Татарстан заповедниклары» (Шилнәбаш), «Дөньяда кошлар күпме?» (Калмаш) темаларына презентацияләр карадылар.

Әйтергә кирәк, Чаллы шәһәренең төзелүенә 85 ел тулу уңаеннан уздырылган «Мин Чаллыны яратам» конкурсында Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы балалары - Артем һәм Эльман Хуҗиннар «Шәһәр пейзажы» («Городской пейзаж») һәм «Шәһәр бакчасы» («Город-сад») номинацияләре буенча I дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үткәргән рәсемнәр конкурсында Бәтке, Шилнәбаш авыллары, Комсомолец поселогы укучылары катнашып, сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Табигать-ананы күбрәк аңлау, аның серләренә төшенү максатыннан балалар «Кошларым-кошкайларым» (Әҗмәкәй), «В гости к пернатым друзьям», «Природа - наше богатство» (Новотроицкое), «Авылымның чиста урманнары» (Югары Байлар), «Табигать - тиңсез хәзинә» (Иштирәк), «Туган ягым - яшел бишек» (Иске Абдул), «Үстергән җирнең сулышы» (Мусабай-Завод) экскурсияләргә чыктылар. Анда алар урманнарда, паркларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, тавышлары буенча кошларны аерырга өйрәнделәр, агач-куакларны, чәчәкләрне атадылар, кошларга туклану өчен үзләре ясаган җимлекләр элделәр. Шулай ук чишмәләрне чистарту, чәчәкләр, агачлар утырту өмәләрендә дә балалар актив катнаштылар. Әлеге чаралар укучыларның дөньяга карашын киңәйтү, төрле күренешләрне тормыш белән бәйләп аңлату, чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан зур әһәмияткә ия. Яшүсмерләр табигатьне саклауда үзенең җаваплы икәнлеген аңласа, табигатебезнең, кешелек дөньясының киләчәге якты булыр. «Җир ул - бер генә, кирәк аның кадерен белергә!» шигаре астында эш йөртергә өйрәнсәк иде барыбыз да, дип язган район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2015 ел – Парклар һәм скверлар елы